Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның иң көчле волейболчылары Кенәдә һәм Кунырда

9 март көнне “Балтач” спорткомплексында мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабының финал уеннары узды.

Егетләр һәм кызлар әлеге ярышка бик нык әзерләнеп килгәннәр иде, шуңа да уеннар бик кызыклы үтте.

Кызлар арасында Кенә мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Фәнил Ибраһимов җитәкчелегендәге команданың бу беренче генә җиңүе түгел, соңгысы да булмасын.

Икенче урында Пыжмара мәктәбе командасы, өчтә – Бөрбаш.

Егетләр арасында Кунырлылар янәдән үзләрен иң көчле итеп күрсәтте. Тренерлары Рәдиф Сөләймановның зур тырышлык нәтиҗәсе бу.

Икенче урында Урта Көшкәт мәктәбе командасы, өчтә Карадуган гимназиясе егетләре.

Командаларны һәм аларның җитәкчеләрен ихластан котлыйбыз, алга таба да уңышлы чыгышлар телибез.

upravlenie_obrazov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол