Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның үз чемпионы бар

Яһүдләрдә югары уку йортына кабул иткәндә шахмат уйнатып караганнар. Ул исәптән безнең Әмир бүген үк студент булырлык егет. Сүзем чемпион исемен йөртүче шахматчыбыз Әмир Абдрахманов турында.

Бөрбаш егете, 6нчы сыйныф укучысы Әмир Абдрахмановны күпләр оста шахматчы буларак белә. Спорттагы уңышларыннан тыш, уку алдынгысы, хоккей белән шөгыльләнгән Әмир белән якыннан танышуыбыз дүрт ел элек булган иде. Ул чактагы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры булып эшләгән Энгель Фәттахов районыбызга эшлекле сәфәре вакытында Балтач урта мәктәбендә булды. Мәктәпнең горурлыгы булган Әмир белән дә очрашты, кечкенә чемпионның уңышлары белән дә кызыксынды. Орчык кадәр генә малайның  Энгель Фәттаховны шахмат уйнарга чакыруын сокланып күзәткән идем ул чакта. Зурлар белән дә уйнарга үзендә ышаныч тапкан Әмиргә шахматка мәхәббәтне кем тәрбияләгән? Спортта да, укуда да, сәнгатьтә дә бердәм уңышларга ирешүнең  сере нидә?

Гүзәл табигатьле Бөрбаш авылында Розалия һәм Илгизәр Абдрахмановлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз салган Әмир шахмат белән балалар бакчасына йөргән чакта кызыксына башлый. Кызыксынуын күреп, үзе дә шахмат белән җенләнгән Илгизәр улы белән ныклап шөгыльләнә. Соңрак Әмирне тренер Ландыш Гарифуллина түгәрәгенә бирәләр. Районкүләм ярышларда беренчелекне яулаган кечкенә шахматчының зур җиңүе икенче сыйныфта укыган чакта Самарада узган Россия беренчелегендә чемпион исеме алуы була. Аннан Актанышта Татарстан беренчелегендә җиңү, Самарадагы ярышларда икенче урын яулау, кабат Татарстан беренчелеге ...  Быел исә Әмир «Байтик» лагере базасында талантлар университетының республика программасы белән үткәрелә торган шахмат буенча профиль сменасында дөнья чемпионы Сергей Карякин белән очрашты һәм 2007-2008 елларда туган иң көчле шахматчылар унлыгына керде. Бу исә Идел буе федераль округы ярышларында уңышлы чыгыш ясау мөмкинлеге дигән сүз.

– Җиңүләр җиңел бирелми. Янымда минем өчен җан атучы, шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр тудыручы гаиләм, миңа ышаныч белдергән тренерым Ландыш Гарифуллина булганда бернинди сынаулар да куркыныч түгел. Ландыш Василовна җитәкләгән шахмат түгәрәгенә 1 сыйныфтан бирле йөрим. Өйгә кайткач та әтием белән икәүләшеп шахмат уйныйбыз, – ди Әмир.

Әнә шулай даими шөгыльләнүләр, сине аңлаучылар, якыннарыңның синең белән бер дулкында булуы нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешеп була. Шахматтан тыш, нәфис сүз остасы буларак бик күп конкурсларда катнашып, җиңүләр яулаган, кечкенәдән хоккей белән җенләнгән Әмир укуда да алдынгылар сафында бара.

Камиллекнең чиге юк диюләре шушыдыр ул. Беренче карашка өчесе өч өлкә, ләбаса. Әмма Әмир һәрберсендә үз кеше. Шахмат дөньясына чумса, ул чемпион, сәхнәгә чыкса, аның шигырь укуыннан зал сихри моңга күмелә, бозга басса, хоккейчы егет артыннан күзләр иярми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат