28 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышлынган картинг ярышлыры уздырыла.
Балтач районы ЮХИДИ бүлеге, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының Балтач бүлеге һәм ДОСААФ оешмалары тарафыннан 28 февраль көнне сәгать 9да Сөт-май комбинаты янындагы тукталышта яшьләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышлынган картинг ярышлыры уздырыла.
Ярышлар 4 төрле машиналарда үткәреләчәк:
- “Стриж”, “Хонда-200” - 8-14 яшьтәге егетләр һәм кызлар,
- “Хонда-270”- 12-17 яшьлекләр,
- “125”- 13-17 яшьлекләр.
Ярышларда күрше районнардан да катнашучылар көтелә. Катнашучыларга көч бирү өчен 28 февраль көнне ярышларда көтеп калабыз.
Балтач районы ЮХИДИ бүлеге
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев