Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта Рафил Галимуллин истәлегенә көрәштеләр (+ фоторепортаж)

"Балтач" спорткомплексында мәрхүм булган теш табибы Бөрбаштан Рафил Шәфигулла улы Галимуллин истәлегенә көрәш ярышлары узды.

Ярышларга бик күп көрәшчеләр килгән иде. Аеруча, үз итеп, "ут" күршеләребез булган Кукмара, Саба, Арча егетләре йөри инде безгә. Килү генә түгел, аптыратып та китәләр. Бу юлы да 33 бүләкнең 13е аларга китте.

- Ни өчен аларның балалары, безнең балалардан бер башка өстен. Югыйсә бит, без дә эшлибез. Менә дигән мөмкинчекләребез бар. Кайда әле ул, уку елы башлануга һәм уку елы беткәнче ай саен ярыш узып тора. Әле бит, кайбер айда икешәр ярыш та туры килә, - дип аптырады көне буе, ярышларыбызның баш хөкемдары, РСФСРның спорт остасы Рифкәт Хөсәенов.

Чыннан да, бер көнгә килеп, ай буена уйланып йөрергә җирлек калдыра, кунакларыбыз. Шулай инде. Без кунакларга аптырасак, алар безгә. Ничек итеп, шуның хәтле ярыш уздыра аласыз, ничек итеп шул хәтле иганәче табып бетерәсез? Оештыру сәләтегез дә менә дигән, ди алар.
17 төбәктән 2000 елда һәм аннан соңгы елларда туган 88 көрәшче бил алышты, бу көнне. Каты барды, көрәшләребез. Күршеләребезнең килүе, барысын да үзгәртте дә куйды.
Яшерен-батырын түгел, гел бер көндәше белән генә бил алышкан егетләребезгә бу юлы күп тир түгәргә туры килде. Әнә, заманында районыбызда бил алышып күп тәҗрибә туплаган Нормадан булган Әнис Кәримов бу юлы ярышларга Саба командасын алып килгән иде. Үзе белән малаен да иярткән. Җиңәм дип килгәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Беренче әйләнештә отып, икенче, өченче әйләнештә җиңелеп, төшеп калгач, Әлфиснең кичергән кичерешләрен күрсәгез сез... Шул ук вакытта, 32 килограммда 13 кеше арасында өченче урынны яулаган Смәелдән Аяз Шакировның сөенече эчендә генә калмады,тышка да чыкты. Оештыручыларның да бик күңеле булды.
Ярышларны күзәтеп утырган мәрхүмнең улы, соңга таба дүртенче урынны яулаган көрәшчеләребезне дә бүләкләргә булды. Моннан тыш, ул куйган 5 махсус бүләккә , ярышларыбызның даими тамашачысы Фагыйль Шәфигуллин да үз бүләген өстәп куйды. Аларга Нөнәгәрдән Раниф Камалов, Бөрбаштан Инсаф Хәйруллин, Нормадан Рамазан Вафин, Яңгулдан Раил Сибгатуллин, Сабадан Рамил Гатауллин, Арчадан Ильвир Гыйбадуллин лаек булдылар. Кубок өчен көрәш һәрвакытагыча, Смәел һәм Яңгул егетләре арасында барып, яңгуллыларга бәхет елмайды. Аннан бу юлы өченче урынны моңарчы күрелмәгән ике командага бирергә туры килде - Норма белән Арборга.

Инде шәхси беренчелектә ге җиңүчеләребез белән таныш булыйк.
32 кг.1.Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш/ 2.Илфар Габдрахманов/Саба/ 3.Аяз Шакиров/Смәел/. 36 кг.Нияз Хәлиуллин/Саба/ 2.Рамил Гатауллин/Саба/ 3.Инсаф Шакиров/Яңгул/. 40 кг. 1.Нияз Әскәров/Арбор/ 2.Наил Мортазин/Чепья/ 3.Артур Муллагалиев/Чепья/. 45 кг. 1.Данияр Мифтахов/Саба/ 2.Алмаз Галләмов/Арбор/ 3.Ранил Әүхәдиев/Бөрбаш/.50 кг. 1.Рәсим Зәйнуллин/Яңгул/. 2.Булат Зәйнуллин/Саба/ 3.Тимур Зайцев/Нөнәгәр/.55 кг.Руфил Хәбибуллин/Яңгул/ 2.Илназ Хәлиуллин/Саба/ 3.Илгизәр Галимуллин/Смәел/.60 кг.1.Айзат Гәрәев/Балтач/ 2.Аяз Зиннәтуллин/Смәел/ 3.Артур Билалов/Саба/ 65 кг. 1.Илгизәр Габделбәров/Смәел/ 2.Ранил Ганиев/Норма/ 3.Рөстәм Гыйльмуллин/Яңгул/.70 кг.1.Илвир Гыйбадуллин/Арча/ 2.Салават Гәрәев/Саба/ 3.Айнур Хәсбиев/Саба/.75 кг. 1. Фәннур Әглиуллин/Чутай/ 2.Азат Хәмзин/Арча/ 3.Илгизәр Гайнетдинов/Яңгул/. Югары үлчәүдә.1.Айнур Ганиев/Норма/ 2.Булат Кәримуллин/Кукмара/ 3.Илсаф Рәфыйков/Яңгул/.
Ярышларыбыз дәвам итә. 14 октябрь көнне Арборда , заманында җирле "Ударник" колхозын җитәкләгән Билсур Мәгьсүм улы Зәкиев истәлегенә 2002 елда һәм аннан соңгы елларда туган балаларыбыз 11 үлчәү авырлыгында бил алышып, үз араларында тагын иң көчлеләрне ачыклаячак.

Нурзада Сәмигуллин,
Авто фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250