Хезмәт

Балтачта "Төнге чаңгы юллары" старт алды (+фото)

Балтачта чаңгы спортына караш кимеми. Киресенчә, соңгы елларда районыбыз халкы арасында популярлашып киткән "Төнге чаңгы юллары" чарасы чаңгы спортына карата булган мәхәббәтне бермә-бер арттырды гына.

Төрле хезмәт коллективлары, район җитәкчеләре, яшьләр, гаиләләр, ветераннарыбыз өчен дә һәр атнаның чәршәмбе көнендә кичке сәгатьләрдә ярышлар оештырылып килә.

Реклама

"Төнге чаңгы юллары" быел да уңышлы гына үз эшен башлап җибәрде. Чаңгы гына шуып калмадылар. Итекле хоккей да булды, самавырларда чәйләр дә кайнады, табаларда коймаклар да пеште.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: