Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның яшь шахматчылары Удмуртиядән җиңү белән кайтты (+фото)

Ярышларда 22 төбәктән барлыгы 324 яшь шахматчы катнашты. Алар арасында Балтачның яшь шахматчылары да бар иде.

19-24 гыйнвар көннәрендә Удмуртиянең Дебесы авылында укучы балалар арасында тиз йөрешле шахмат һәм блиц буенча IV Бөтенрәсәй ярышлары узды.

Ярышларда 22 төбәктән барлыгы 324 яшь шахматчы катнашты. Алар арасында Балтачның яшь шахматчылары да бар иде.

Раидә Мәрданова 2015 елгы кызлар арасында тиз йөрешле шахмат буенча икенче урын, ә блицта беренче урын яулады.

Динар Закиров 2015 елгы һәм яшьрәк малайлар арасында  блиц буенча 3нче урын алса, Сәмир Мөхәммәтгалиев  2013-2014 елда туган малайлар арасында 4нче урынга лаек булды.

Яшь шахматчыларны һәм аларның тренерлары Ландыш Гарифуллинаны ихластан зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат