Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Без кабат спорт мәйданында”

Бәйрәм көннәрендә Гыйльфан Әшрәфҗанов истәлегенә волейбол ярышлары булып узды.

Ярышта 14 ир-егетләр, 9 кызлар командасы көч сынашты

Ир-егетләр арасында беренчелекне “Якты юл” җәмгыяте волейболчылары яулады. “Иң яхшы уенчы” исеменә дә Куныр егете Искәндәр Юнысов лаек булды.

– Әлеге ярышны ел саен көтеп алабыз. Быелгы сезон команда өчен аеруча истәлекле булды, чөнки 1,5 елдан соң элеккеге составта чыгыш ясадык. Искәндәр белән Инсаф армия сафларыннан кайтты. Уеннар бик көчле барды. Ярышны оештыручыларга да, уенчыларга да зур рәхмәт, – диде уеннар тәмамлангач Куныр командасының иң көчле  волейболчысы Ислам Сөләйманов.

Балтачагрохимсервис егетләре – икенче, Балтач сөт-май комбинаты командасы өченче урынга лаек булды. “Активист” волейболчылары исә азга гына калышып, дүртенче булды.

Кызлар арасында Карадуган авыл җирлегеннән Кенә командасына тиңнәр булмады. Фәнил Ибраһимов кызлары тагын бер мәртәбә үзләренең иң  көчле булуларын расладылар. ZoorZoom командасы икенче урынга лаек булды. “Иң яхшы уенчы” исеме дә әлеге команда да уйнаган Айгөл Муллагалиевага бирелде. Куныр волейболчылары исә өченче урында.

– Коронавирус эпидемиясенә бәйле рәвештә, ярышлар уздырылмый башлады. Спортчылар өчен бик авыр булды. Ярышлар уздырылуын түземсезлек белән көттек. Хәзер чаралар тамашачылардан башка уздырылса да, без кабат спорт мәйданында, – диләр һәр ярышта җиңү тәмен татучы Кенә кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол