Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең команда булмаса да, анда безнекеләр бар

Шушы көннәрдә Мәскәү янында узачак ярышларга самолетта очтылар.

Райондашларыбыз арасында улларын хоккей белән мавыктырган, сәләтләрен тагын да үстерү өстендә эшләгән әти-әниләр аз түгел. Алар уллларын Арчадагы Боз сараена тренировкаларга кадәр йөртә. Шөгыльләнүләре бушлай, ә менә ярышларга йөрү акчалы да, бушлай да була. Ләкин юл чыгымнарын күтәрергә туры килә. Безнең белән параллель сыйныфта укыган Биктәш егете Ленар Федровның улы Данилне күрше районга хоккей түгәрәгенә йөртә башлавына да 5-6 ел гына бардыр инде. Иске Салавыч мәктәбеннән ике егет алар – Данил Федров һәм Раил Әминов. Укуларына да зыян килми, 4-5 билгеләренә укып баралар, ярышлары да даими булып тора. Еракларга кадәр барып уйныйлар. Шушы көннәрдә Мәскәү янында узачак ярышларга самолетта очтылар. Аннан кайткач, Саратов көтә, аннан “Алтын алка” уеннарында катнашасы, тиздән Татарстан чемпионаты. Инде барган җирләре калмый бугай, Татарстан, Рәсәй буйлап уеннарда катнашалар, даими уңыш казаналар. Әлеге төркемдә тагын Карадуганнан Фатыйх Зыятдинов, Раил Закиров, Бөрбаштан Адел Корбангалиев бар. Егетләргә чын күңелдән уңышлар телисе килә, киләчәктә үз районнарының данын якларлык бөркетләр булып үссеннәр. Ә әти-әниләренә “Афәрин” дими, ни дисең?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей