Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Борнаклар елгасында бәйрәм

Борнак авылында февраль аенда ел саен Шамил Мулләхмәтов истәлегенә традицион рәвештә балыкчылар ярышы уза.

Быелгы ярыш та матур хатирәләр белэн тарих битләренә язылды. Уеннар күп һәм төрле номинациядә үткәрелде. Бәйрәм кунаклары үзләрен балык тоту, тизлеккә боз тишү, бозлы савытка басып капчык сугышы, аркан тарту, он тутырган капчыкны күтәреп йөрү, футбол, таяк тартышуда сынады.

Бу көнне авылының кәбестә дугаенда чын Сабан туе ясады борнаклылар. Һәркем күңеленә якын уен төрләрендә катнаша алды. Балык тотучыларга килсәк, “Иң яшь балыкчы булып Рәнис Нәҗипов, “Иң өлкән балыкчы” булып Рим Хәбибрахманов танылды.Иң беренче балык тотучы, иң ахыргы балык тотучы, иң зур балык тотучы һәм иң күп (кг) балык тотучы Рәмзил Габдрахманов булды. Рәмзил үткән елдагы титулын кабат үзендә калырды, абсолют җиңүче булды.

– Бәйрәмдә катнашкан һәммә кеше ял итеп, яхшы кәеф белән кайтып китте. Бәйрәмнең спонсорлары Мулләхмәтовлар гаиләсенә, өстәл әзерләгән апаларыбызга, оештырырга булышкан егетләргә, тәмле чәйләре, пылау һәм шашлыклары белән сөендергән егетләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез, - шалтыраталар борнак авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балык тоту