Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бозларда «Хезмәт» газетасы призына хоккей ярышлары гөрләде

38 ел дәвамында районда «Хезмәт» газетасы призына үткәрелә торган хоккей ярышларының чираттагысы тарих битләренә язылды. 13 команда 2-3 гыйнвар көннәрендә җиңүчене ачыклады.

Районда уздырыла торган иң дәвамлы ярыш буларак, аның инде үзенең тарихы бар. Алдагы елларда узган турнирларның төрле вакыйгаларга бай булуы газетабыз битләрендә ачык чагыла.

1980 еллар башында уздырылган турнирларда Балтач коммуналь хуҗалыгы, Балтач мех әйберләр эшләү фабрикасы, Карадуган мебель фабрикасы, соңрак «Сельхозхимия» берләшмәсе, «Игенче» колхозы командалары хакимлек иткән. Шулар арасына нык әзерлеге, уенчыларының осталыгы белән аерылып торган «Икар» командасы («Труд» колхозы») килеп керүе һәм даими беренчелекне яулау өчен көрәш алып баруы сокландыра. 1983, 1984, 1985 елларда бу команда газетабызның призын өч ел рәттән яулый. Команданың уенчысы Борис Караваев даими рәвештә «Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе» исеменә лаек була.

Ә 2022 елда узган турнирга әйләнеп кайтсак, ул да кискен борылышларга, уйламаган нәтиҗәләргә бай булды.

Иң истәлеклесе, 2 гыйнвар көнне Смәелдә яңа боз мәйданчыгы ачылу булды. Моннан 20 ел элек бу җирлектәге хуҗалык, шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән агач бортлы мәйданчык булдырылган иде. Команданы туплау, яшьләрне, балаларны хоккейга тарту максатыннан бу җирлектә махсус тренер да нәтиҗәле эшләде, аның чагылышы бүген дә нык сизелә.

Яңа, пластик бортлы хоккей мәйданчыгы ачылышында район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм башка җаваплы хезмәткәрләр килгән тамашачыларны, уенчыларны бу истәлекле көн белән котладылар, матур уен күрсәтергә чакырдылар. Ә уеннар, дөрестән дә, кискен, матур булды. Их, Норма командасы да шушында булса, «Хезмәт» призының финалы, дип атарга булыр иде, диештеләр җанатарлар. «Зифа» («Смәел»), «Вираж» (Чепья) һәм «Игенче» (Карадуган) командалары, дөрестән дә, иң көчлеләрдән санала, уеннар да мавыктыргыч булды. Төп очрашуда «Игенче» (Карадуган) командасы боз хуҗаларын отып, финалга чыктылар.

 

Балтач бозында беренче ярымфинал уеннарында «Игенче» (Карадуган) һәм «Сосна» командалары очрашкач, күпләр моны карадуганлылар өчен җиңел уен булыр, дип фикер йөрттеләр. Алдагы «көн геройлары» да шундый ук уй белән бозга чыктылар бугай. Шулай булмаса, 3:0 исәбенә отып барып, төп уен вакытында исәпне тигезләтергә һәм буллитлар сугу нәтиҗәсендә 5:6 исәбенә «Сосна» командасына оттырырлар идеме соң?!

Икенче ярымфинал уеннында узган елгы кубок хуҗасы – «Норма» (Тимирязев ис. хуҗалык) командасы «Нур» (Түнтәр) белән очрашуның беренче минутларыннан кызу темп белән башлап, чагыштырмача җиңел җиңүгә ирешеп, финалга чыктылар.

Өченче, «Игенче» (Карадуган) һәм «Нур» (Түнтәр) командалары очрашуында 3-4 урын язмышы хәл ителде һәм карадуганлылар җиңүгә иреште.

Соңгы 6 елда 4 тапкыр «Хезмәт» газетасы призын откан «Норма» (Тимирязев ис. хуҗалык) командасы төп уенга җиңү өчен, дип зур максат куеп чыкты. Нормалыларның быргы һәм барабаннар белән килгән җанатарлары да аларны алга, җиңүгә әйдәде. Әллә «Норма» (Тимирязев ис. хуҗалык)   командасының төп призны яулап алырга омтылышы көчлерәк булдымы, әллә инде сосналылар алдагы уендагы кебек «могҗиза» көттеләрме, өченче периодтан исәп инде 7:2 булды. Нормалылар соңгы 7 елда 5 тапкыр «Хезмәт» газетасының күчмә призына ия булды. Соңгы елларда бу җирлектә, бигрәк тә  һәр авылда хоккейга булган җитди карашның ачык чагылышы бу. Финал уеннарында чыгыш ясаган «Сосна» командасы егетләренең уңышын билгеләп узарга кирәк. Җиңүчеләр һәм финалда чыгыш ясаган команда уенчылары акчалата бүләккә лаек булдылар. Турнирны уздыруда матди яктан ярдәм иткән Дилүс Ганиев, Илнур Шакиров, Рөстәм Хөснетдиновка һәм район хоккей федерациясе җитәкчесе Илшат Шакировка хоккейчылар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Турнирның «Иң яхшы һөҗүмче»се дип «Норма» (Тимирязев ис. хуҗалык) командасыннан Айрат Шәрәфетдинов танылды, ә «Игенче» (Карадуган) командасыннан Вахит Зыятдинов «Иң яхшы сакчы», «Сосна» (Сосна) командасыннан Риназ Вәлиев «Иң яхшы капкачы» буларак билгеләп үтелде. Уеннарның һәр ике көнендә бозда хөкемдар булган егетләр, бигрәк тә, Булат Шакиров, Ильяс Хәкимов һәм Ирек Хаҗиев уеннарның кагыйдә кысаларында баруы өчен зур осталык куйдылар. Ярышларда катнашучыларга, урыннарда бозларны әзерләүдә ярдәм итүчеләргә, районның спорт һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Фото, видео: ьаш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей хезмәт призына хоккей