Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Быелгы шахмат ярышларының аудиториясе киңәйде, ди тренер (фото)

Менә инде ничә еллар район мәдәният бүлеге кышкы каникулларда шахмат турниры үткәреп килә.

Бу ярышларның аермасы шунда, һәр катнашучыга бүләк бирелә. Әлеге ярышларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзинә Сәләхетдинова оештыра. Ул үзе дә шахмат уйный, ел саен муниципаль хезмәткәрләр арасында үткәрелүче республика бәйгесендә призлы урыннар алып килә.
Быел ул ярышларны тагын да киңәйтте, кечкенә яшьтәге балаларны шахмат уенына кызыксындыру максатыннан, яңа уйнарнга өйрәнеп килүче балалар арасында да ярыш үткәрергә спонсорлык ярдәме күрсәтте.

"Факел" клубында 2013 елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында шахмат турниры үтте. Шунысы куанычлы, ярышта детсад яшендәге балалар да катнашты.  Менә алар яшь җиңүчеләребез:
1 Мәрданов Раян (Норма мәктәбе)
2 Шаһимәрданов Райнур Балтач мәктәбе
3 Исрафилов Булат Норма мәктәбе
Кызлар арасында
1Мәрданова Раида (Норма детсады)
2 Гатауллина Сылу ( Балтач детсады)
3 Закирова Дилия Норма мәктәбе.
- Ярышларны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Азат Зәкиевка һәм Рәзинә Сәдәхетдиновага зур рәхмәтебезне житкерәбез, - ди тренер Ландыш Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев