Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Эмиль Гарипов бар халыкны гади татар авылы Сабан туена чакыра

Быел «Ак Барс» хоккей командасы яулаган Гагарин Кубогын гап-гади татар авылларында да күрергә мөмкинлек туа.

Быел «Ак Барс» хоккей командасы яулаган Гагарин Кубогын гап-гади татар авылларында да күрергә мөмкинлек туа. Эмиль Гарипов Кубокны Арча районына алып кайтса, Данис Зарипов Алабуга төбәге халкын шатландырырга җыена.Моннан берничә ел элек ул чакта әле Магнитогорск «Металлург»ы уенчысы Данис Зарипов команда яулаган Гагарин Кубогын Алабуга районы Дөм-Дөм авылына алып кайткан иде инде. Ул чакта хоккейчы үзе белән иптәшкә, ни кызык, «Ак Барс» капкачысы Эмиль Гариповны да иярткән иде. Данис әлеге гамәлен быел да кабатлыйм дигән иде, ничегрәк булыр — әлегә белмибез.Ә менә Эмиль Гарипов быел инде үзе дә Гагарин Кубогына ия булды. Нәтиҗә буларак, капкачыбыз дәрәҗәле трофейны әтисе, татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы Рамил Гариповның туган авылына алып кайтырга җыена икән. Әйе-әйе, Кубокны Арча районы Урта Бирәзә авылында күреп, тотып, фотога төшеп булачак. Эмиль белән бергә, Сабан туена Данис Зарипов һәм Альберт Яруллин кайтыр дип көтелә.Кайчан? Алданрак 23 июнь дип язган булсак, бу дата 24 июньгә үзгәрде. Билгеле булганча, 23 июньдә Сабан туе Казанда узачак. Ә Гариповларның үз авылларында милли бәйрәмебезгә республиканың иң көчле көрәшчеләрен чакыру нияте бар икән. Сабантуйда абсолют батыр исемен яулаган көрәшчегә «Лада-Гранта» автомобиле бүләк ителәчәк. Әлеге бүләкне дә Эмиль Гарипов куячак. Алай гына да түгел, Сабан туеның традицион уен һәм ярышларында җиңүчеләрне дә кыйммәтле бүләкләр көтә. Көрәш ярышларының баш хөкемдары Айрат Гәрәев булыр дип көтелә.Димәк, Арча районының Урта Бирәзә авылында көрәшле һәм хоккейлы Сабан туе 24 июнь көнне узачак. Килегез, үкенмәссез!

idel-tat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей