Яңа Кенәр мәктәбе спортлар залына спорт сөюче мөселман яшьләре җыелды
Спорт — ул сәламәтлекнең бер өлеше.
Авылның спорт ветераны Ришат Садиков мәчет әһелләре белән берлектә волейбол ярышлары уздырды.
Биредә Балтач, Әтнә, Биектау һәм Яңа Кенәр командалары катнашкан.
Ярышларны авыл имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Галиев ачып җибәрде.«Мөселманнар бердәм булырга, хәлләрне белешеп дустанә мөнәсәбәттә яшәргә тиеш. Бүгенге җыелуыбыз да төрле җирлекләрдә яшәүче кардәшләребез белән күрешеп, вакытыбызны файдалы итеп уздыру өчен.
«Һәркем өчен тагын бер мөһим нәрсә ул — сәламәтлек. Спорт — ул сәламәтлекнең бер өлеше булып тора.
Бердәм булыйк, миһербанлы, шәфкатьле булыйк, ярдәмләшеп яшик» — диде ул үзенең чыгышында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев