Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Икеләнүләр белән узган ярышлар

Башта, уздырмабыз инде дигән фикер белән йөргән булса да, көннәр якынлашу белән “Тукта әле, үзебез исән вакытта уздырып калыйк бу ярышларны” дигән фикергә килде.

Бүгенге вәзгыять бик күпләрдә икеләнү тудырды. Үз призларына ярыш уздырыр вакыт җиткәч, хәтта, районыбызда иң беренче булып РСФСРның спорт остасы булган, яше буенча сиксәнне вакласа да, районыбызның көрәш федерациясе рәисе булып торучы, районыбызда гына түгел, республикабызда танылган олы шәхесләребезнең берсе булган Фәрит Габделбәр улы Әхмәдиев та икеләнеп куйды.

Башта, уздырмабыз инде дигән фикер белән йөргән булса, көннәр якынлашу белән аның эченә дә “корт” керде. “Тукта әле, үзебез исән вакытта уздырып калыйк бу ярышларны” дигән фикергә килде.

Шулай итеп, “Балтач” универасаль спорт залы, хәзерге көн таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылып,үзенә районыбызның 21 мәктәбеннән 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туган йөздән артык яшь көрәшчене җыйды. Бер дә хафаланмыйча гына, ярышларыбыз үз көенә узып та китте. Нинди генә авыр вакыт булмасын, җиңүчеләрне бүләкләү өчен күпмедер дәрәҗәдә бүләкләре дә табылды, җыр-моңы да, тамашачысы да булды.

Алай гына да түгел, Балтачтан Фәнис Шәрипов, Сәйдәш Мәгьсүмов, Фагыйль Шәфигулиин кебек дуслары акчалата ярдәм итеп, ярышларыбызда махсус бүләкләргә дә урын чыкты. Менә бит, алай да була икән әле ул. Инде, ярышларыбызга килсәк, күчмә Кубок, быел да хуҗасын үзгәртмәде. Ничек килгән, шулай кайтып китте Смәелгә. Гомумән, булдыра Смәел көрәшчеләре. Төрле бәйрәмнәр уңаеннан, хуҗалык җитәкчесе Илһам Шакиров егетләрне котлап, үз бүләкләрен биреп кенә тора.

“Әле ярыштан кайтып төшүгә озак еллар “Смәел” хуҗалыгын җитәкләгән Солтан Фатыйхов шалтыратып, малайларыбызны олы җиңүләре белән котлады. Мәчет исеменнән бүләкләр дә тапшырырга уйлый әле”, дип куанычын яшермәде остазлары Альберт Миннеханов.

Бу урынга җиткәч, калган призлы урынны яулаган Бөрбаш, Нөнәгәр көрәшчеләрен дә мактап узмыйча булмас. Тренерлар Илшат Корбанов, Рәдис Сәмигуллин кул астында шөгыльләнә башлагач, егетләр бермә-бер осталыкларын арттырдылар. Аллаһыга шөкер, киләчәккә ышанычыбыз артканнан-арта бара. Бу егетләребез үсеп җиткәч, югалта төшкән даныбыз күп мәртәбәләр кире кайтыр әле.

Чепьядан бертуган Ислам һәм Ильяс Йосыповлар, Нөнәгәрдән Фариз Гомәров һәм Ислам Бурашов, Бөрбаштан Әдел Мурадыймов һәм Әлфис Галимов, Смәелдән Фәһим Мөхәммәдиев, Балтачтан Ранис Зарипов, Яңгулдан Хәсән Әсхадуллин, Кече Лызидан Максим Ядыков, Салавычтан Рамир Идиятуллин чемпион булып танылгач, безнең киләчәккә ышанычыбыз тагын да арта төште.

Шушы ук яшьтәге егетләребез Чепьяда “Труд” җәмгыяте призына узган ярышларда да көч сынаштылар. Хуҗалык җитәкчесе Рәшит Хадиев инициативасы белән узган ярышлардан да балалар зур канәгатьләнү хисе белән таралыштылар.

Үзләреннән махсус бүләк куйган Рушан Зарипов белән Нургаян Йосыповларга да зур рәхмәт белдерәбез.

Чемпионнарыбыз булып бу юлы Павел Маринин/29 кг-Чепья/, Әнис Газизуллин/32 кг-Балтач/, Ислам Йосыпов/36 кг-Чепья/, Алиаз Камалов/40 кг-Нөнәгәр/, Ильяс Йосыпов/45 кг-Чепья/, Газинур Гарипов/50 кг-Смәел/, Әлфис Галимов/55 кг-Бөрбаш/, Ранис Зарипов/60 кг-Балтач/, Хәсән Әсхәдуллин/65 кг-Яңгул/, Максим Ядыков/авыр үлчәдә-Кече Лызи/.

Ә инде Арборда “Арбор” хуҗалыгы бүләкләренә узган ярышларда 12 мәктәптән җыелган 2007 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узган бәйгедә җиңүчеләребез белән таныш булыйк.

Фәрит Гомәров/Нөнәгәр/, Раил Сибагатуллин/Яңгул/, Кәрим Гарифуллин/Норма/, Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/, Фәнзил Кәбиров/ Арбор-бу егетебез хуҗалыкның махсус бүләге – сәпид белән бүләкләнде/, Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Айзат Апанов/Салавыч/, Әмир Миннегалиев, Әлфис Гыйльметдинов/иекесе дә Смәелдән/, Ирек Габделганиев/Яңгул/.

Бу ике ярыш шәхси беренчелеккә генә узганлыктан, командалар нәтиҗәсе чыгарылмады./Н.С./


Нурзада Сәмигуллин

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш спорт