Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Искитмәле көрәш булды!

Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры, РСФСРның спорт остасы Васыйл Гарифуллин истәлегенә узган татарча көрәш ярышлары матур турнир буларак тарих битләренә язылды.

Беренчедән, аның быел соңгы вакытта гына капиталь ремонттан соң сафка баскан «Кариле» спорткомплексында узуы булса, икенчесе ярышларыбызга һич көтмәгәндә балаларның яраткан язучысы, драматург, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Галимҗан Гыйльмановның килеп керүе ярышларыбызга ямьле бер төсмер бирде дә куйды. Танылган язучыбыз бик күп еллар инде Норма урта мәктәбе белән хезмәттәшлек итә. Күптәннән килгән дуслык әлегәчә дәвамлы. Раушания Хафизова оештырган балалар театры елның-елында аның әсәрләрен сәхнәләштереп, район балаларына зур бүләк ясый. Бу юлы да шул тантанага килгән олы кунагыбыз, театр тамашасын өйләдән соңга күчерттереп, көрәш ярышына ашыккан. Язучыга көрәш ярышларын тамаша кылу бер бәхет булса, балаларга яраткан язучыларын үз күзләре белән күрү икеләтә бәхет булды. Язучыбызның килүе ачылыш вакытына туры килгәнлектән, тантананы да ямьләндереп җибәрде. Аның канатланып, көрәшчеләребезгә багышлап сөйләгән шигырьләре, ялкынлы чыгышы көчле алкышларга күмелде. Аннан район башлыгы Рамил Нотфуллин сүз алып, үткән республика ярышларында приз-лы урынны яулаган яшь көрәшчеләребезне, аларның остазларын келәмгә чакырды. Келәмгә чыккан 32 кешенең һәрберсенең кулын кысып, үзләренең теләк-фикерләрен җиткереп, берьюлы 3 дәрәҗәле шәхеснең – язучының, район башлыгының, федерация рәисенең котлавы һәм бүләкләве – үзе бер зур тамашага әверелде.

Яшь үзешчәннәрнең җырлы-биюле тамашасы да читтә калмады. Менә шундый матур чыгышлардан, котлаулардан соң ничек көрәшмисең ди инде!

13 мәктәптән килгән 82 көрәшче кичкә кадәр бил алышты. Иганәчеләребез дә бик тырышканнар бу юлы. Шәхси эшмәкәр Илшат Шакиров, Нияз Билалов, Фәнис Шәрипов бөтен бүләкләүләрне үз өстенә алган булса, Тимирязев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов барлык катнашучыларны тәмле ризыклар белән тукландыруны оештырды. Әле үз бүләкләре белән даими килүчеләребез дә бар. «Хезмәт» газетасы җитәкчесе-баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев, мәрхүмнең кызы Ландыш, тренерыбыз Алмаз Галиев үз бүләкләре белән призга кермәгән яшь көрәшчеләребезне сөендерделәр. Кыскасы, бик мул, бүләкле ярыш булды бу. Рәхмәт аларның барысына да! Инде көрәшебезгә килсәк, бернинди имгәнүләрсез, матур гына узып китте.

Кубоклар өчен көрәш Норма, Смәел, Бөрбаш мәктәпләре көрәшчеләре арасында барды. Урыннар да нәкъ әле язылганча бүленде.

Инде аерым җиңү яу-лаучыларыбыз белән танышып узыйк. 36 кг.да – Әдел Морадыймов/Бөрбаш/, Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Тимур Гыймадиев/Норма/. 40 кг.да – Кәрим Гарифуллин/Норма/, Сөләйман Насыйбуллин/Бөрбаш/, Әхәт Әскәров/Арбор/. 45 кг.да – Ислам Йосыпов/Чепья/, Кәрим Фазылҗанов/Норма/, Әнис Газизуллин/Балтач/. 50 кг.да – Алмаз Камалов/Нөнәгәр/, Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/, Денис Кузнецов/Кече Лызи/. 55 кг.да – Газинур Гарипов/Смәел/, Рүзәл Гайфетдинов/Пыжмара/, Фәнзил Кәбиров/Арбор/. 60 кг.да – Әлфис Галимов/Бөрбаш/, Ислам Бурашов/Нөнәгәр/, Әмир Миңнегалиев/Смәел/. 65 кг.да – Кәрим Һадиев/Балтач/, Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Айзат Апанов/Салавыч/. 70 кг.да – Артур Муллагалиев/Чепья/, Әмир Гыйльмуллин/гимназия/, Бәхтияр Гарифуллин/Бөрбаш/.75 кг.да – Рәнис Зарипов/гимназия/, Әмир Хәбибуллин/Норма/, Алмаз Шәрифуллин/Смәел/. 80 кг.да – Юныс Әхмәдиев/Смәел/, Ильяс Шәрипов/Арбор/, Әмир Садыйков/Норма/. 80 кг.да – Рөстәм Хәбибрахманов/Яңгул/, Камил Гарәпшин/Норма/, Исрафил Могасанов/гимназия/.

Нурзада Сәмигуллин, спорт хәбәрчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш татарча көрәш