Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җитәкчеләребез булганнар...(+фото)

 Быелгы ярышыбыз тагын бер истәлекле моменты белән истә калды. Балаларны котларга һәм республика куләмендә җиңү яулаган батырларыбызга бүләк тапшырырга, яшь вакытында, шушы ярыш тарихында  баш батырга дип куелган беренче тәкәне яулаган, инде аннан соң дөнья күләм җиңүләр яулап, халыкара класслы спорт остасына әверелгән Айдар Хәйретдинов үзе килгән иде.

                                  Җитәкчеләребез булганнар....

Районыбызда иң дәрәҗәле ярышларыбызның берсе булган Тукай исемендәге хуҗалык призларына балалар арасында  узучы милли көрәш ярышлары- беренчедән, бөек Тукаебызны искә алу чарасы булса, икенчедән районыбызда сезонны ябу бәйгесе булып, район Сабантуйларына старт бирү бәйгесе булып та тора. Аннан, бик тарихлы бәйге-бу. Инде чирек гасырдан артык тарихы булган бәйгебез уз  тарихында шушы хуҗалыкны җитәкләргә алынган күпме җитәкче килүгә  карамастан, үз маркасын югалтмады, булуын дәвам итте. Инде менә иң игелекле җитәкчеләребезнең берсе булган Рамил Мөхәммәтгалиев белән дә инде җиденче ярышыбызны уздырдык.

Менә бит нинди зур горурлык ул,  шундый кеше кулыннан бүләк алу. И, аннан китте инде, җыр-биюләр, келәмдә бил алышулар.... Субаш мәктәбе үзешчәннәре ул яктан бик булдыра безнең-бөек Тукаебыз язган шигырьләргә җырлар күп яңгырады, бу көнне. Рүхмәт , хуҗалык җитәкчесенә, мәктәп җитәкчелегенә...

Быелгы ярышларыбызда балаларның яшен дә эзрәк яшәртеп җибәрдек,  2002 елда һәм аннан соңгы елларда туган 85 яшь көрәшче бил алышты, бәйгебездә. Бик матур, оешкан көрәш күрсәтте балаларыбыз. Ут иттеләр келәмнәребезне. Сабантуйларга менә дигән хәзерлек булды,ул.Көрәшебез тагын нигездә иң көчле саналган Яңгул, Смәел, Арбор, Чепья ,Норма, Бөрбаш малайлары арасында барды. Бу елда да Смәел малайларына тиңнәр табылмады. Калган призлы урыннарны Норма, Яңгул көрәшчеләре бүлеште. Бөек шагыйребез фотосүрәте куеп эшләнгән матур медальләрнең күбесе аларга китте. Инде бу бәйгенең призерлары белән танышып узыйк. 28 килограммга кадәр-1.Кәрим Гарифуллин/Норма/ 2.Әхәт Әскәров/Арбор/ 3.Солтан Хакназаров/Яңгул/. 32 кг.-1.Җәмил Зиннәтуллин/Смәел/ 2.Алмаз Камалов/Чепья/ 3.Сөләйман Насыйбуллин/Бөрбаш/. 36 кг.-1.Газинур Гарипов/Смәел/ 2.Фәнзил Кәбиров/Арбор/ 3.Аяз Шакиров/Смәел/. 40 кг.- 1.Рәмзис Әүхәдиев 2.Ленар Әүхәдиев/икесе дә Бөрбаштан/ 3.Дмитрий Никифоров/Чепья/.45 кг.-1.Рүзәл Гарафетдинов/Пыжмара/ 2.Артур Григорьев/Чепья/ 3.Әмир Миннегалиев/Смәел/. 50 кг.-1.Нияз Әскәров/Чепья/ 2.Рәнис Зарипов/гимназия/ 3.Никита Михайлов/Кууныр/. 55 кг.-1.Рәсим Зәйнуллин/Яңгул/ 2.Кәрим Ногманов/Чепья/ 3.Илназ Ганиев/Смәел/. 60 кг.-1.Фәнис Нигамадянов/Яңгул/ 2.Тимур Зайцев/Смәел/ 3.Айрат Тимербаев/Бөрбаш/.65 кг.-1.Әдел Фазылҗанов/Норма/ 2.Рүзәл Саттаров/Куныр/ 3.Аяз Зиннәтуллин/Смәел/. 70 кг.-1.Илгизәр Галимуллин/Смәел/ 2.Рәсүл Дәүләтшин/Куныр/ 3.Андрей Коңевников/Кече Лызи/.80 кг.-1.Рәниф Камалов/Чепья/ 2.Ранил Бариев 3.Илдан Әшрәфҗанов/ икесе дә Нормадан/. Югары үлчәүдә-1.Рнаил Габнасыйров/Норма/ 2.Әлфис Гыйләҗетдинов/Салавыч/ 3.Дмитрий Никифоров/Кече Лызи/.

Шушы минутларда гына тагын бер шатлыклы хәбәр алдык. Соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң, Смәел хуҗалыгы җитәкчесе Илхам Шакиров  тренерлары Альберт Миннеханов  белән яшь көрәшчеләрне Шушма елгасы буенда ял иттергән. Менә бит, нинди кайгыртучанлык.!

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев