Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Камилә Вәлиева Европа чемпионатында кыска программада дөнья рекорды куйды

Фигуралы шуу остасы 2021 елгы Россия Гран-прида үзе яулаган казанышын узып китте.

Таллинда уза торган фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында россияле Камилә Вәлиева кыска программада баллар буенча яңа дөнья рекорды куйды, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ул үз прокаты өчен 90,45 балл алды. Фигуралы шуу остасы 2021 елгы Россия Гран-прида үзе яулаган (87,42) казанышын узып китте.

Икенче урында бельгияле Луна Хендрикс (76,25 балл), өченче урында — Россия вәкиле Александра Трусова (75,13) һәм дүртенчедә  Анна Щербакова (69,05) булды.

Ирекле программаны хатын-кызлар шимбә көнне, 15 гыйнварда, тәкъдим итәчәк.  

Чыганак: ТИ

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фигуралы шуу Камилә Вәлиева