Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Хезмәт» призы кемгә булыр

Син моны, һичшиксез, үз күзләрең белән күрергә тиеш...

Бүген районыбызда традицион «Хезмәт» газетасы призына уза торган ярышларныӊ беренче көне тәмамланды. 4 зонада барган ярышларда «Норма»(Тимирязев исемендәге хуҗалык), «Нур» (Түнтәр авылы), «Зифа» (Смәел җирлеге) һәм Чепьядан «Вираж» командалары финалга чыктылар.

Уеннар 3 январь көнне 8-30да башланачак. Беренче булып бозга «Норма» һәм «Нур» командалары чыгачак. Сәгать 10 да «Зифа» һәм «Вираж» командалары 1-2 урын өчен көрәшәчәк тагы бер команданы ачыклаячаклар. Сәгать 12ләрдә өченче урын өчен уен билгеләнсә, финал уены сәгать 14-00 булыр, дип көтелә.

Барлык хоккей сөюче дусларыбызны балтач бистәсендә үзәк шугалакта көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей