Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әллә бал кортлары кышын йоклый дисезме? (+фото)

Уку көне артта калып, өйгә кайтып бераз ял итеп алгач, Балтач урта мәктәбенең беренче класслары үзәк паркка җыелды.

Биредә әти-әниләр арасында бик көчле керлинг ярышы булып узды. Дүрт сыйныф арасында көчлеләрне билгеләү бик җиңелләрдән булмады, чөнки һәрберсенең җиңүче исеменә лаек буласы килде. Беренче һәм икенче урыннарга барган уенны йөрәк тибешләре көчәеп күзәттек. "Пчелки" (1 "В") һәм "Локомотив" (1 "Б") арасында барган кискен уенда бәхет башта "Б"лыларга елмайган кебек булса да, "Пчелки" командасы алай гына бирешмәячәген күрсәтеп, җиңүче исеменә лаек булды. Әйе, кичке салкынча җил иссә дә, бозда бу көнне бик кызу иде. Әлеге уенны оештырган "Хыял" яшьләр үзәгенә һәм барлык катнашучыларга, җанатарларга зур рәхмәт әйтеп, мондый уеннар ешрак оештырылса иде дигән теләктә калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев