Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Максатыбыз – сәламәт балалар тәрбияләү өстендә эшләү»

Районыбызның спорт сөючеләре җанлы тормыш белән яши. Алар район күләмендә генә түгел, республика һәм Рәсәй киңлекләрендә узган спорт чараларында катнашып, зур җиңүләр белән кайта. Билгеле, бу беренче чиратта спортка җанын-тәнен бирергә әзер булган, шуның белән яшәгән фанатларыбызның уңышы. Ә андыйлар бездә байтак һәм аларны район спорт мәктәбе берләштерә. Бүгенге әңгәмәдәшебез...

- Эмиль Наилевич, районның данлы үткәне булган спорт мәктәбе бүген нинди яңалыклар белән яши?
- Бүгенге көндә район спорт мәктәбендә 946 бала шөгыльләнә, аларга 27 тулы штатта һәм сигез параллель рәвештә эшләүче тренерыбыз белем бирә. Спорт мәктәбенең өч филиалы бар, төп бинабыз исә Балтач универсаль спорт залында урнашкан, моннан тыш, Салавыч һәм Кариледә дә спортзалларыбыз эшли. Салавыч спорткомплексында кул көрәше, татарча көрәш буенча түгәрәкләр эшләсә, Балтачтагысында бик күп төрле спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар. Янәшә булганлыктан, төшке ялга кадәр бездә Балтач гимназиясе укучыларының физкультура дәресләре уза. Көндезге cәгать икедән алтыга кадәр чаңгы, баскетбол, көрәш, бадминтон буенча шөгыльләнергә була. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге түгәрәкләр барысы да бушка.
- Балалардан тыш, Балтач спорткомплексында кичке сәгатьләрдә зурлар өчен дә түгәрәкләр эшләп килә, биредә ниләр белән шөгыльләнәләр?
- Болары инде түләүле түгәрәкләр. Волейбол, мини футбол, бодибилдинг, фитнес, каратэ, бокс, өстәл теннисы кебек түгәрәкләргә райондашларыбыз бик теләп йөри. Әмма шунысын әйтергә кирәк, спорт мәктәбенә йөргән укучылар өчен кичке түгәрәкләр түләүле түгел.
- Эмиль Наилевич, спортка тартылучы райондашларыбызның саны арта, димәк, кызыксындыру чаралары да юк түгел...
- Чыннан да, спортка тартылучыларның саны арта һәм бу куанычлы хәл. Хәзер халык аңлы рәвештә сәламәт яшәү рәвешен сайлый, тамга өчен генә түгел, үз сәламәтлеген кайгыртып, спорт белән шөгыльләнә.
- Билгеле, бу спортка җанын-тәнен бирергә әзер торучы тренерларның тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Өлкән яшьтәге остазларга алмашка килүче яшьләребез бармы?
- Рәлиф Әскаров, Дамир Гобәйдуллин,Фагыйль Гайнетдинов спорт күгендә күпме йолдыз кабызган остазларыбыз булса, бүген алар эшен Ренат Хәйретдинов, Ранил Габдрахманов, Сергей Григорьев, Ленур Галимҗанов, бертуган Ранил һәм Рамил Сафиуллиннар лаеклы дәвам итә. Кайсы гына спорт төрен алып карасак та, нәтиҗәләребез бар.
- Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
- Яулаган уңышларны югалтмый, яңа үрләр яуларга. Спорт мастеры исемен арттыру өстендә дә ныклы эш алып барасыбыз бар. Спорт мастерына кандидатларыбыз күп булса да, исем алганнарының саны бармак белән генә санарлык.
Бүгенге көндә районда балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Максатыбыз - киләчәктә дә сәламәт, физик яктан чыныккан балалар тәрбияләү өстендә эшләүне дәвам итү. "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" дигән мәкальдәге кебек барыбыз да сәламәт булыйк, сәламәт тормыш алып барыйк.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Эмиль Наилевич.

Әңгәмәдәш - Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250