Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Манзара» зары: Муса Галләмов Булат Мусинның колагына нәрсә пышылдый?

«Көрәшүен көрәшәсез, сөйләшә генә белмисез». «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә абсолют батырга көрәшү өчен булган җирәбәдәге хәлләрне күреп, шулай диясе килә.

Җәй азагында көрәш бәйрәменә әверелгән «Манзара» премиясенең җәйге версиясе булып узган иде. Шау-шуын да, каршылыклы фикерләрне дә, үзара низагларны да, аңлашылмаучанлыкларны да тудырды җәйге «Манзара». Иң истә калган вакыйга — үз үлчәү авырлыгында батыр калган Муса Галләмовның абсолют батырга көрәшүдән баш тартуы булды.

«Аягым авырта» дигән сәбәп белән, абсолют батырга икесе генә көрәшсеннәр дип, ул Булат Мусин белән Ринас Садаровның икесен генә калдырып, сәхнәдән төшеп китте. Азактан спорт министрының беренче урынбасары һәм көрәш дөньясында сүзе үтә торган Хәлил Шәйхетдинов төрле сылтаулар табып, көрәшүдән баш тарткан көрәшчеләрне эт итеп сүкте. Гәрчә үзен төшермәүләрен сораса да, аның әйткән сүзләрен һәркем яттан истә калдыргандыр. «Без көрәшкәндә баш та, к.т тә авыртмады. Көрәшмәс өчен нәрсә генә уйлап тапмыйсыз», — дип ачуланды ул аларны.

Шушы көннәрдә «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең инстаграм челтәрендәге рәсми битендә абсолют батырга көрәшү өчен җирәбә үткәрү мизгелләрен пост итеп керттеләр.

Видеода ачык күренә — баш хөкемдар Фәрит Шәйхетдинов янына килеп басып берничә сүз әйтелгәч, Муса Галләмов Булат Мусинны читкә алып китеп, колагына нәрсәдер дип әйтә. Булатның күзенә туры карап, Ринас Садаров ягына башы белән ишарәләп тә күрсәтә. Берничә секунд шулай колактан колакка гына пышылдап сөйләшеп алгач, Муса хөкемдар өстәле янына килеп, үзен көрәштән төшерүен сорый һәм сәхнәдән төшеп китә. Баш хөкемдар Фәрит Шәйхетдинов исә бу галәмәтнең нәрсәгә кайтып калганын аңлапмы, аңламыйчамы, елмаеп карап кала.

Алып баручы Зөлфәт исә: «Муса Галләмов аягы авырту сәбәпле көрәшмим дип әйтте. Алкышлар белән озатыйк әле Муса Галләмовны. Матур көрәш күрсәткәнең өчен рәхмәт, Муса. Молодец!» — дип әйтеп куя. Бу кадәр дә молодец булган көрәшчеләрне күргән юк иде әле. Шәп ирония дип саныйк.

Комментарийлар саны күп түгел, шулай да җанатарларның әйтәсе килгән барча сүзләрен сыйдырып язган Эльвир Мансуров дигән кеше. «Бигрәк кызык ситуация. Муса чыкмады, Раил югалды, чемпион — Мусин! Мондый ярышта көрәшнең дәрәҗәсе башка булырга тиеш! Кеше башта көлеп, аннары елый башлады инде безнең супер татар көрәшенә карап!» — дип язган ул.

«Юктыр, сөйләшмәгәндер, чынлап аягы авырткандыр», — дигән кешеләр өчен кертелгән бу видео көрәштәге гаделсезлекнең ачык мисалы. Бу урында ирексездән: «Эх, егетләр, көрәшүен көрәшәсез, сөйләшә генә белмисез», — диясе килә. Бик күңелсез яңгырый, әмма аны сөйләшәм дигәч, сәхнәгә менмичә генә дә сөйләшеп булгандыр инде. Тамашачының йөзенә төкерү шушы буладыр.

Сез ничек уйлыйсыз: Муса белән Булат акча бүлешү турында сөйләшкәннәрме? 

Чыганак: Интертат

Автор: Энҗе Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш татарча көрәш