Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Марат Галиуллин Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

«Моңарчы да ярышларда икенче һәм өченче урыннарны алганым бар иде, әмма беренче урын яулау хисләре бөтенләй башка»

Кичә Сабаның Аргамак картодромында картинг буенча Евгений Шафранов призына Бөтенроссия ярышлары булып узды. Әлеге чарада Россиянең төрле шәһәр һәм районнарыннан 170 картингчы катнашты. 

Әлеге ярыш районыбызга зур җиңү алып килде. Балтач егете Марат Галиуллин «Восход» классында беренче урынны яулады. 
Бүләкләнгәннән соң Марат механикларына, дусларына һәм әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтен ирештерде. 

Алтын медаль иясен җиңүе белән ихластан котлап, үзе белән аралашып алдык. 
— Мин картинг белән 5 сыйныфта укыганда шөгыльләнә башладым. Казанда укыганда бу шөгылемнән туктам торсам да, аннан яңадан йөри башладым. Тренировкаларны Саба һәм Казан картодромында үтәм. Хәзер инде минем тренерым юк, үз-үземә тренер булып торам һәм зурлар арасында «Восход» классында чыгыш ясаучы, Балтачның тагын өч пилотына да тренер әле мин. Моңарчы да ярышларда икенче һәм өченче урыннарны алганым бар иде, әмма беренче урын яулау хисләре бөтенләй башка, — диде Марат. Без аны тагын бер мәртәбә зур җиңүе белән ихластан котлап, киләчәктә тагын да зуррак масштабтагы җиңүләргә ирешүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев