Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Матур традиция дәвам итә (+фото)

Яңа ел ялларында Салавычта Фоат Йосыпов истәлегенә шахмат ярышлар булып узды.

Фоат Йосыпов истәлегенә узган ярышларда елдагыча барлыгы 40тан артык якын уенчы катнашты.

Әлеге ярыш быел бишенче тапкыр үткəрелде. Беренчесе Балтачта узса, соңгылары Салавычта үтте. Ярышны Фоат абыйның дуслары матур истәлекләр белән башлап җибəрделəр. Яшьлəрнең ничек итеп шахмат уйнаганын күрсә, шаккатыр иде, сокланыр иде, дип тә әйтүчеләр шактый булды.

Чыннан да, шахмат спортын яратучы дусларыбыз районда күбəйгәннән күбәя. Алар арасында Республика чемпионнары да гел матур уеннары белəн шатландырып торалар.

Фоат Йосыпов истәлегенә узган ярышларда елдагыча барлыгы 40тан артык уенчы катнашты. Ярышлар балалар һәм зурлар арасында үткəрелде. Көне буе барган уеннар елдагыча матур оештырылып, зур югарылыкта үтте. Менə алар жиңүчелəребез – балалар арасында 1урында Шубаннан Әмирхан Хәйруллин, Балтачтан Зифа Корбанова, икенче урында Балтачтан Ислам Ибраһимов һәм Зәринә Сәмигуллина, 3 урында Карадуган авылыннан Данияр Усманов һәм Балтачтан Дилә Закирова.

Зурлар арасында Салавычтан Азат Хөрмәтуллин беренчелекне яуласа, Балтачтан Рамилә Шаһимәрданова – икенче, Смәелдән Илнур Гыйззәтуллин өченче призлы урынга лаек булды.

Ветераннар арасында Бөрбаштан Хәмит Кәримуллинга тиңнәр булмады. Балтачтан Камил Мөхәрләмов белән Наил Зарипов икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Җиңүчелəргә медальлəр, дипломнар һəм кыйммәтле бүлəклəре тапшырылды.

– Ярышта катнашучы һəркемгә Фоат абыйның уллары Марсель белəн Алмаз истəлек бүлəклəре тапшырдылар. Җәмгыять җитәкчесе Айнур Нотфуллин, Фоат әфәнденең туганнары Азат Йосыпов һәм Искәндәр Әхәтов та ярышларга зур иганә ярдәме күрсәттеләр, – диде ярышларны оештыручыларның берсе Нурзада Сәмигуллин.

Фото: Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат