Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Менә-менә кайтып җитәләр! (+фотолар)

Алар куанычлы уңышлар белән кайта!

Рәсәйкүләмендә 12нче тапкыр оештырылган авыл спорт уеннары тәмам. Биредә катнашкан егетләребез-кызларыбыз менә-менә кайтып җитәргә торалар. Спортчы яшьләребезне  район чигендә каршы алачаклар.  Алар куанычлы уңышлар белән кайта! Исән-сау кайтып җитсеннәр!

Бу юлы уеннар  Курск өлкәсенең Курск шәһәрендә үтте.  Ике елга бер тапкыр уздырылучы әлеге ярышларны авыл яшьләре араcында кече олимпия уеннарына тиңләргә була. 40 спортчыдан  торган республиканың  команда составында Балтач районыннан да егет - кызларыбыз бар иде. Стритбол спорт төреннән Алисә Галләмова, Гөлгенә Галимова, Рамилә Хәбибуллина (команда “Сосна” җирлеге буенча тупланды). Команданың бурычы беренче унлыкка керү иде, һәм алар  лаеклы рәвештә 8 нче урынга менеп җитә алдылар. “Силовое троеборье” дан Рөстәм Заһидуллин –  6 урынга, шулай ук  канат тартуда катнашып,  икенче сезон рәттән чемпион исеменә лаек була алды.  Ярышларның нигезләмәсе буенча,  спорт төрләре арасында механизаторлар, сыер савучылар, печән чабучылар да булырга тиеш иде. Механизаторлар спорт төрендә Сосна кызлары Эльвира Ситдыйкова һәм Гүзәл Габдрахмановалар чыгыш ясадылар. Кызларыбыз шаккаттырып, ир- егетләр командалары белән беррәттән чыгыш ясап, Бөтенрәсәй күләмендә чемпион  булдылар, ә Гүзэл барлык  көндәшләрен җиңеп,  шәхси чыгышта беренчедә калды. Шулай итеп,  Татарстан үз группасында 1 группа, беренче урында, гомуми исәп буенча Чиләбедән генә калышып, икенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уен