Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда спорт чаралары гөрли

Бу әле үткән чараларның бер өлеше генә, һәм чиге дә түгел...

Кышкы озын ялларда, каникулда районыбыз үзәгендә, авылларда спорт чаралары гөрләде. Шугалаклар тынмады, чаңгы юллары да эзен җуймады, тау шуулар да тукталмады.

“Хезмәт” газетасы редакциясе җиренә җиткереп хоккей уйнатты, авылларда максатчан хоккей уеннары үтте, әле дә бара әле алар. Кичә менә ветераннар (рәсемдә) чираттагы уеннарын Карадуган бозында уйнады. Карадуган командасы салавычлыларны 4:1 исәбенә җиңде. Финал ярышларына кадәр уеннар дәвам итә әле. Шубан активистлары Данис Шәрипов белән Алмаз Гарифуллин авылда хоккей бәйрәме уздырган. Андый патриотларыбыз һәр авылда диярлек бар. Мәрхүмнәрнең исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән дә спорт чаралары уза. Кенә авылында, вакытсыз арабыздан киткән, Айнур Зарипов истәлегенә хоккей ярышлары оештырылган. Салавычта Фоат Йосыпов истәлегенә мәрхүмнең уллары һәм “Татарстан” җәмгыяте белән берлектә шахмат ярышлары үтте. Кайсы гына ярышка игътибар итмә, һәркайсында олысы да кечесе дә күп катнаша. Чанатауда “Хыял” яшьләр үзәге чанада узышу үткәрде, анда да кеше күп килгән иде. Ярышлар бер мизгелгә тынып торган арада шугалакларга балалар бакчаларындагы төркем әти-әниләре берләшеп тимераякка баса, яисә җыйнаулашып тауга чыга, чаңгы шуа. Мәктәп-гимназияләрдә бу чара инде  күптәннән традициягә әйләнде. Каратэ түгәрәгенә йөрүче егетләр дә чыныгу өстендә эшли, Каракүлдәге бәкедә су коена. Теннис ярышларына хәтта “Айфара” төркеме егете Алмаз Шәрифуллин да килеп, матур уен үрнәкләре күрсәтеп китте. Ялның бер көнендә җитәкчеләр дә чаңгыларда узышты.

 Әнә шулай, Балтач спорт белән яши. Бу әле үткән чараларның бер өлеше генә, һәм чиге дә түгел. Һәр төр ярышлар алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей