Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Рәхмәт барыгызга да...." Кемнәргә? (фоторепортаж)

"Балтачагрохимсервис" җәмгыяте призына узучы шахмат ярышларында катнашучыларны аеруча җылылык белән каршы алдылар.

Инде үзенә күптән үзебезнең уенчылардан тыш,  Мари Иле, Актаныш, Вятка Аланы, Саба, Арча, Малмыж уенчыларын җыючы бу ярышларның инде зур тарихы бар. Елның-елында гимназиядә узучы бу ярышлар, Балтач мәктәбендә уза дигәч, күпләр әле шикләнебрәк тә карадылар, бугай. Хәер, мәктәпнең дә бу өлкәдә җитәрлек тәҗрибәсе бар шул инде. Безнең балалар арасында уза торган ярышларның күпчелеге шушы базада уза.

Шуңа да менә дигән итеп каршы алды мәктәп кунакларны. Якты матур спортзалда барлык мөмкилекләр дә тудырылган иде. Ярышларны тантаналы ачу вакытында җәмгыять директоры, районыбызның шахмат федерациясе рәисе Наил Гыйләҗев оешманың эшчәнлегенә тукталып китсә, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов районыбызның бүгенге халәтенә тукталып узды. Кыскасы, бик мәгьнәле ачылыш белән башланды ярышларыбыз. Аннан баш хөкемдар А.Давыдовның Казаннан –Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат клубыннан республикакүләм категорияле хөкемдар булуы ярышларны тагы да куркәмләндереп җибәрде. Аннары теләсә нинди төгәлселекләргә урын калмады, бары да тиешле дәрәҗәдә чишелеп барды. Рәхмәт, аңа.

Әйткәнемчә быелгы ярышларга килгән 8 яшьтән алып 80 яшькә кадәрле 45 шахматчы швейцария системасы белән 9 турда уйнап иң “башлы”ларны ачыкладылар. Ә алар ир-егетләр арасында Кукмарадан Владислав Абдулов, Арчадан Ленар Ваһитов Малмыңдан Марат Сәйфуллин, хатын-кызлар арасында Кукмарадан Диана Гәрәфетдинова. Балтачтан Рамилә Шаһимәрдәнова, Сабадан Рамилә Нургалиева, ветераннар арасында Кукмарадан Хәйдәр Гарипов, Сабадан Мулланур Мусин, Кукмарадан Альберт Сәләхов булып чыктылар. Шулай ук Наил Рәүпович балтачлыларны да бүләкләде. Иң нәниләребез Балтачтан Сәйдәш Камалов, Бөрбаштан Зифа Корбанова, Шубаннан Әмирхан Хәйруллин, Нормадан Ландыш Гарифуллина, Салавычтан Азат Хөрмәтуллин, Балтачтан Салават Габдрахманов махсус бүләкләргә лаек булдылар. Баш хөкемдар Алексей Давыдовка да бик рәхмәтле булдылар. 80 яшьлек уенчыбыз Альберт Сәләхәвка да хөрмәт күрсәтелде. Матур, һәркемнең күңелендә сакланырлык булып узды бу көн. Шуны тудырган өчен без Наил Рәүповичка, Габдрәфыйк Фәйзрахмановка, Рифат Шәрәфиевка, мәктәп дирекциясенә аеруча рәхмәтле булдык, без!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат