Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Үрнәк алыгыз!

Татар көрәшенең нинди генә Кубоклары кайтмады инде районыбызга. Ниһаять, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев куйган Кубокны да яуладык.

«Чын күңелләрен биреп көрәштеләр егетләребез», диде ярышларның шаһите булган тренер Альберт Миңнеханов. Иң авыр, иң күп очко бирүче беренче әйләнешне бер җиңелүсез отып чыгу бик нык рухландырды көрәшчеләрне. «Аннан егетләрне ярыш алдыннан махсус шөгыльләндереп алуның да нәтиҗәсе булгандыр», дип үз фикерен җиткерде яңа сайланган федерация рәисе Фәнис Шәрипов.

Ринат Хәйретдинов егетләре Чепьядан Ильяс Йосыпов /43 кг./ һәм Балтачтан Рәнис Зарипов /60 кг./ пьедесталның иң югары баскычын яуласалар, Арбордан Фәнзил Кәбиров /43 кг./ (тренеры Дамир Гобәйдуллин) – икенче, Смәелдән Фәһим Мөхәм-мәдиев /40 кг./ һәм Газинур Гарипов /46 кг./ (Альберт Миңнеханов), Пыжмарадан Рүзәл Гайфетдинов /50 кг./ (Дамир Гобәйдуллин) өченче призлы урынны яуладылар.

Көрәшчеләрне Кукмара чигендә бик матур итеп каршы алдылар. Район көрәш федерациясе рәисе егетләребезне котлап, команда составында булган һәр көрәшчегә үзенең акчалата бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш