Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сезонны байларча ачтык

Гадәттә, традицияләребезгә тугры калып, без татар көрәше сезонын Арбор җирлегендә башлап җибәрәбез. Данлыклы авыл районыбызга гына түгел, республикабызга танылган атказанган спорт осталары – бертуган Айдар-Ринат Хәйретдиновларны биргән җирлек.

Быел исә «Арбор» җәмгыяте өчен дә зур шатлыклы ел булды. Ул республикабызда иң югары уңыш алган хуҗалыклар исәбенә керде. Шуңа да ярышыбыз да матур итеп үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Ярышыбыз шушы җирлекнең халык уеннары ансамбле чыгышы белән башланып китте. Ул арада җәмгыять җитәкчесе Хәмит Баязитов ярышларны ачык дип белдереп, җәмгыятьнең ел да иң югары күрсәткечләргә ирешкән яшь көрәшчеләргә бирелә торган велосипедның быелгы хуҗасы – Кәрим Гариповны келәмгә чакырды. Зал көчле алкышларга күмелде. Менә бит, нинди караш бездә татар көрәшенә. Шуңа да Арбор малайлары бил бирмиләр инде ярышларыбызда. Быелгы 2004 елда һәм аннан соңгы елларда туган, 18 мәктәптән җыелган 84 көрәшче арасында 7 егетләре призлы урынны яуладылар.

Аллаһка шөкер, матур узды ярышларыбыз. Ярышларга өлеше кергән барлык кешегә истәлек бүләкләре дә тапшырылды. Әхәт Әскәров исә икеләтә шатлыклы мизгелләр кичерде – Ислам Галимовның махсус бүләгенә дә лаек булды. Инде чемпионнарыбыз, призерларыбыз белән танышып узыйк: 35 кг.да Ильяс Галиев /Яңгул/, Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Рәсүл Шәйхиев /Арбор /, Билал Галимуллин /Бөрбаш/; 40 кг. Әхәт Әскәров /Арбор/, Әдел Морадыймов /Бөрбаш/, Илназ Гарифуллин /Нөнәгәр/, Данияр Мәннәпов /Салавыч/; 45 кг. Кәрим Гарифуллин /Норма/, Фәриз Гомәров /Нөнәгәр/, Айнур Рәхимов /Чепья/, Ирек Гайнетдинов /Карадуган/; 50 кг. Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Кәрим Фазылҗанов /Норма/, Сәйдәш Мостафин /Арбор/, Җәлил Сәйфетдинов /Бөрбаш/; 55 кг. Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/, Рүзәл Гайфетдинов /Пыжмара/, Кәрим Гарипов /Арбор/, Сәид Кочанкин /Яңгул/; 60 кг. Ислам Бурашов /Нөнәгәр/, Газинур Гарипов /Смәел/, Айнур Гарифуллин /Норма/, Раиф Мөбарәкшин /Салавыч/; 65 кг. Әлфис Галимов /Бөрбаш/, Аяз Хәйретдинов /Балтач/, Айзат Апанов, Айназ Низаметдинов /икесе дә Салавычтан/; 70 кг. Рәнис Зарипов /гимназия/, Кәрим Һадиев /Балтач/, Фидан Гарифуллин /Норма/, Данил Емелин /Смәел/; 75 кг. Хәсән Әсхадуллин /Яңгул/, Азат Гыйльметдинов, Алмаз Шәрифуллин /икесе дә Смәелдән/, Фәнил Закиров /Норма/; 80 кг. Бәхтияр Гарифуллин /Бөрбаш/, Сөләйман Галимуллин /гимназия/, Ильяс Шакиров /Арбор/; 90 кг. Рөстәм Хәбибрахманов /Яңгул/, Раушан Галиев /Шеңшенәр/, Ринат һәм Рияз Заһидуллиннар /икесе дә Салавычтан/; 100 кг. Кәрим Низамов /Арбор/, Рамир Идиятуллин /Салавыч/, Әмир Йосыпов /Нөнәгәр/.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар көрәше