Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шах һәм Мат яки яки шахмат игътибарлы булырга өйрәтә

Шахмат уйнау – баланың акыл эшчәнлеген яхшырту өчен иң яхшы чара. Яшьтән шахмат белән шөгыльләнүче балаларның укуларында, бикрәк тә төгәл фәннәрдән алга китеш нык сизелә.

Шахмат акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур… Тренер Ландыш Гарифуллинаның укучылары да моның шулай икәнен яхшы белә. Күптән түгел Ландыш Василовна кул астында шөгыльләнүче балалар өчен «Факел» клубында шахмат ярышлары булып узды. Җиңүчеләргә медаль һәм Мактау таныклыклары тапшырылды.


2007-2010 елгылар арасында:
I – Исмәгыйлев Булат (Сосна);
II – Сафин Раузит (Балтач);
III – Әминов Раил (Салавыч);
I – Кәримова Алсу (Норма);
II – Хәбибуллина Дилә (Норма);
III –Сәмигуллина Әдилә (Балтач).


2011 елгылар һәм яшьрәкләр арасында:
I – Мәрдәнов Раил (Норма)
II – Хәбибуллин Нияз (Түнтәр)
III – Фәсхетдинов Раил (Шубан)
I – Корбанова Зифа (Бөрбаш)
II – Закирова Дилә (Балтач)
III – Саттарова Диләрә (Норма).

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат