Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сюрпризлы бәйге (фото)

Соңгы вакытта көрәшчеләр иле саналган Яңгул авылыннан көрәшчеләрнең ярышларда катнашмавы зур проблемага әверелеп бара иде. Бу юлы шаккатырлык хәл булды.

Рәхмәт, Рафис Фарадис улы Солтановка! Сүзендә торды җитәкче. Узган ел аның эш бүлмәсенә җыйналгач, ул безгә: «Киләсе елга яшьлек дустыбыз Фидаилгә 70 яшь булачак. Бергә уйнап үстек, бергә укыдык, бергә көрәштек. Моннан соң ярыш уздыру чыгымнарын «Бөрбаш» җәмгыяте үз өстенә алачак», дип ышандырган иде. Шунлыктандыр да, безгә оештыручыларга да быел ярышны уздыру бик җиңелгә туры килде.

Ярышларны ачу-ябу дисеңме, килгән барлык көрәшчеләргә, кунакларга сый-хөрмәт курсәту дисеңме, барысы да наять булды.

Нишлисең бит, республикабызның легендар көрәшчесенә әйләнгән РСФСРның спорт остасы, Татарстанның атказанган көрәшчесе Фидаил Нури улы Шакировның арабыздан бик яшьли китүе генә, кызганыч. Исән булса, быел без аның 70 еллыгын бәйрәм итәр идек тә... үзе юк шул.

Шунысы куанычлы, онытмый аны авылдашлары. Мәктәптә, музейда аның үз почмагы бар, урамнары аның исемен йөртә. Ел да аның истәлегенә традицион ярыш үтеп тора. Юбилей елы булгангамы, быелгы бәйгебезгә Казаннан да танылган шәхесләр килгән иде, республика көрәш федерциясенең башкарма директоры үзе дә бил алышып, РСФСРның спорт остасы дәрәҗәсенә җиткән Марсель Таһиров, көрәшчеләр турында бик куп китап авторы, республика күләмендәге хөкемдар, «Татарстан яшьләре» газетасының баш редакторы, безнең күптәнге дустыбыз Атлас Хәмидулла улы Гафиятовларның килүе, бәйгебезне тагын да үстереп җибәрде. Алай гына да түгел, Атлас дус үзенең әле генә дөнья күргән «Татарстан чемпионнары» дигән китабын дусларына таратып, үзенең истәлекләре белән уртаклашып, рәхәтләнеп ял итеп, үзенә рухи азык алып кайтып китте.

Сагындырган иде инде Балтач ягы. Соңгы вакытта гел җай чыкмый торды, менә бит Ходайның рәхмәте белән мин бүген тагын сезнең янда, дип сөенде ул.

Ярышларыбыз да бик истә калырлык булып узды. Тренерлар гозерен тыңлап, башка ярышлардан аермалы буларак, бу ярышларыбызга читтән көрәшчеләр чакырмаска булдык. Читтән килгәннәр ярышларга иң көчлеләрне генә җыеп алып киләләр. Бу ярышларыбыз бигрәк тә кечкенәләр катнашында узганлыктан, келәмгә беренче мәртәбә адым ясаучы бәләкәчләребез өчен куркып калмас өчен бу адымыбыз уңайлы да булды. Шулай да әтиләре белән читтән килгән берничә малайны, нәүмиз итеп калдырасыбыз килмәде, керттек аларны.

Аннан мәрхүмнең тормыш иптәше, кызлары, кияүләре быелгы бәйгегә сюрприз ясадылар. Абсолют батырга дип, бик зур телевизор алып кайтканнар иде. Анысын да урында киңәшләшкәннән соң, мөселман Сабантуенда скутерны уйнаткан кебек, 12 үлчәүдә чемпион калганнар арасында жирәбә уйнаттык. Бәхет дигәнебез, Салавыч профлицеенда 5 сыйныфта укучы Рияз Заһидуллинга елмайды. Салавыч халкына бу вакыйга тагын шатлык өстенә шатлык булды инде. Аннан ярыш саен күңелләребезгә уелып барган борчулар да берникадәр юкка чыкты бу бәйгедә.

Соңгы вакытта көрәшчеләр иле саналган Яңгул авылыннан көрәшчеләрнең ярышларда катнашмавы зур проблемага әверелеп бара иде. Бу юлы шаккатырлык хәл булды. Балтачтан килеп, балалар белән шөгыльләнергә алынган Илшат Корбанов бәйгебезгә ярты автобус кечкенә балалар җыеп килгән иде. Детсад балаларыннан тыш, башлангыч сыйныфта белем алучы балалар да бар иде араларында. Җан керде, барыбызга да, аларны күргәч. "Кайдан җыеп бетергән бу, боларны",-диючеләр дә куп булды, тамашачыларыбыз арасында. Болар үсеп җитсә...әле ниләр булыр!

Инде 2010 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасындагы җиңүчеләр белән таныш булыйк. 21 кг га кадәр-Солтан Әшрәфҗанов, Данияр Камалетдинов/икесе дә Яңгулдан/, Рүзәл Хәтимов /Бөрбаш/, Мөхәммәт Рәхмәтуллозода/Яңгул/. 24 кг. да-Муса Фәйзрахманов/Арбор/, Даут Аймасов/Бөрбаш/, Әмирхан Сафиуллин/Яңгул/, Джахонгир Рәхмәтуллозода/Яңгул/.28 кг. да- Азат Галиев/Салавыч/, Замир Маннапов/Балтач/, Рияз Сабиров/Балтач/, Ранил Гыйззәтуллин/Яңгул/.32 кг. да-Гадел Хөсәенов/Бөрбаш/, Азат тГалимов/Арбор/, Юныс Ибраһимов/Кукмара/, Гадел Гыйззәтуллин/Шеңшенәр/.36 кг. да-Рүзәл Галоимуллин/Смәел/, Хәлил Леонтьев/Чепья/, Рүзәл Камалов/Бөрбаш/, Камил Дәүләтшин/Балтач/.40 кг. да-Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Ирек Бикбов/Чепья/, Айнур Рәхимов/Чепья/, Әхәт Әскәров/Арбор/. Солан Әхмәдуллин/Норма/, Руслан Кәримов/Карадуган/. 45 кг. да- Илнар Фәттахов/Кукмара/, Ильяс Нәбиев/Смәел/, Тимур Пыстин/Малмыж/, Самат Хаҗиев/Смәел/.50 кг. да- Зөфәр Галиев/Балтач/, Риннур Григорьев/Чепья/, Даниил Константинов/Чепья/, Айзат Низамов/Арбор/. 65 кг. да/Әлфис Закиров/Пыжмара/, Рәнис Сәйфелганиев/Салавыч/, Булат Низамов/Смәел/. 65 кг. да- Гадел Галимбәков/Бөрбаш/, Айнур Садретдинов/Норма/.70 кг. да- Әсхәт Габделхәев/Балтач/, Рәсул Гыймадиев/Ильяс Гыйльмуллтн/икесе дә Бөрбаштан/.75 кг. нан югары да —Рияз Заһидуллин, Раяз Габдуллин/икесе дә Салавычтан/. 

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш