Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тәүге турнир...

Аның биографиясе, хезмәт юлы бик гади булды. Мәктәп, институт, армия хезмәте, җитәкчелек эше. Гомере генә кыска булды.

Шулай да, районыбыз спортында , ул үзенең онытылмас эзен калдырды. 25 ел район спортын җитәкләгән Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Ренат Хәсәнша улы Борһанов исемен мәңгеләштерү максатыннан тагын бер адым ясалды.

Яңа ел алдыннан аңа багышлап ясалган баннер “Балтач” универсаль спорт залында урын алса, узган атнада исә аның истәлегенә багышлап, шушы ук залда 2003-2005 елгы балалар арасында кул көрәше ярышлары булып узды. Үзе эшләгән дәвердә мәрхүм кул көрәше ярышларын аеруча үз итте. Районыбызны Рәсәйнең спорт осталары бертуган Сәлмән, Габделнур Зиятдиновлар, Айрат Зиятдинов, халыкара класслы спорт остасы Әлфия Зитдиновалар белән бөтен дөньяга танытты.

Аның хөрмәтле шәхес булганлыгы бу көнне аеруча нык сизелде. Ярышларны ачу тантанасына бик күп туганнары, дуслары , спорт өлкәсендә хезмәт куючы җитәкчеләр, тренерлар җыйналган иде. 7 үлчәү авырлыгында узган ярышларга, үзебезнең мәктәп спортчыларыннан тыш, күрше Кукмара, Теләче районнарыннан да спортчылар килгән иде. Ә инде турнирыбызның иң зур кунагы, районыбызның янә бер танылган җитәкче шәхесе 88 нче яше белән баручы әтисе Хәсәнша аганың урыны түрдән булды. Дулкынланудан ул ярышны оештыручыларга үзенең олы рәхмәтен генә җиткерә алды. Балтач гимназиясе үзешчәннәре чыгышыннан соң сүз алган район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район көрәш федерациясе рәисе РСФСРның спорт остасы Фәрит Әхмәдиев, спорт оешмасы җитәкчесе Татарстанның спорт остасы Рөстәм Заһидуллин, ярышларның иганәчесе “Сорнай “ җәмгыятенең баш инженеры, кул көрәше остасы Фидәил Гарәфетдинов, мәрхүм белән бер чорда Кукмара районы спортын җитәкләгән Илгиз Салиховлар үз истәлекләре белән уртаклашкач, ярышлар башланып китте. Көне буена сузылган ярышларда 92 спортчы иң-иңнәрне ачыкладылар.

Кызлар арасында Язилә Мөхәммәтҗанова /Шубан-35 кг./, Ильвина Иванова /Чепья-40 кг/, Эльвира Сәләхетдинова /Яңгул-45 кг/, Алина Шакиртова /Кукмара-50 кг/, Динә Гайнанова /Кукмара-55 кг/, Алсинә Садыйкова /Чепья-60 кг/, Гөлүзә Зәкиева /Субаш-югары үлчәүдә/ чемпион булып танылсалар,

егетләр арасында чемпион булып Эрик Зиятдинов /Яңгул-40кг/, Рәсүл Гаязетдинов /Теләче-45 кг/, Ильмир Хөсәнов /Теләче-50 кг/, Салават Фәсхиев /Теләче-55 кг/, Кирилл Васильев /Чепья-60 кг/, Фәнзил Закиров /Яңгул-65 кг/, Рамил Сабиров /Яңгул-авыр үлчәүдә/ беренче калдылар.

Ярышларның күчмә Кубогына беренче булып, тренер Рамил Сафиуллин җитәкләгән Чепья мәктәбе спортчылары лаек булды. Икенче урынга Яңгул, өченчегә Субаш мәктәбе спортчылары чыкты.

Аерым үлчәү авырлыгында җиңүчеләребезгә дәрәҗәле медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды. Ә менә Борхановларның гаилә бүләкләре Чепьядан Кристина Сидорова, Яңгулдан Әдилә Хәбибуллина, Кукмарадан Илгиз Салихов бүләге Кукмара кызы Динә Гайнановага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кул көрәше