Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тырышты нормалылар, беренче урынга чыктылар

Васыйл Гарифуллин истәлегенә 2006 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында 13 мәртәбә узучы көрәш бәйгесе бүләкләнүдән башланды.

15 ел элек вакытсыз арабыздан киткән, республикабызның милли татар көрәшенә нигез салган, РСФСРның спорт остасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин истәлегенә узган татарча көрәш ярышлары истә калырлык булды. Тимирязев исемендәге хуҗалык балаларны, кунакларны тукландыруны оештырса, шушы җирлекнең игелекле шәхесе Илшат Шакиров бүләкләүләрне үз өстенә алган булып чыкты. Аларга Нормадан Илнар Миңнебаев, Балтачтан Фәнис Шәрипов, Бөрбаштан Рифкать Муллагалиев, Шеңшеңәрдән Альберт Миңнеханов, район газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиевның акчалата бүләкләре өстәлде.

Норма урта мәктәбе коллективы үзләренең элеккеге директорлары истәлегенә узучы ярышларга ныклап әзерләнгән булып чыкты. Артистлар матур җыр-биюләре белән көрәшчеләрне рухландырып җибәрделәр.

Бик көчле барды ярышлар. Җиңеләм дип түгел, җиңәм дип көрәште яшьләребез. Келәмнән шатлыктан сикереп чыгучысы да, күз яшьләре белән чыгучысы да булды.

– Менә шул елап чыкканнардан чын көрәшчеләр чыга да инде ул, – дип куйды шулчак федерация рәисе Фәнис Шәрипов.

Тырыштылар нормалылар, беренче урынга чыгып, Илнар Миңнебаевның күләмле акчалата бүләгенә ия булдылар. Икенче-өченче урыннарны Смәел, Бөрбаш егетләре бүлеште.

98 көрәшче арасындагы чемпионнар белән дә таныш булыйк. Кәрим Гарифуллин /Норма – 36 кг/, Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел – 40 кг/, Фәнзил Кәбиров /Арбор – 45 кг/, Газинур Гарипов /Смәел – 50 кг/, Рүзәл Гайфетдинов /Пыжмара – 55 кг/, Әлфис Галимов /Бөрбаш – 60 кг/, Артур Муллагалиев /Чепья – 65 кг/, Азамат Хәертдинов /Смәел – 70 кг/, Юныс Әхмәдиев /Смәел – 75 кг/, Кәрим Низамов /Арбор – 80 кг/, Рөстәм Хәбибрахманов /Яңгул – авыр үлчәүдә/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш татарча көрәш көрәш ярышлары