«Хезмәт» газетасы призына традицион хоккей ярышлары узачак
Спорт

«Хезмәт» газетасы призына традицион хоккей ярышлары узачак

«Хезмәт» газетасы призына 2023 елның 2-3 гыйнварында хоккей ярышлары узачак.

12 команда "Хезмәт" газетасы призына узачак хоккей ярышларында катнашырга теләк белдерде.

Ярышларның беренче көне 4 җирлектә, ә финал өлеше 3 гыйнвар көнне Балтач үзәк бозында үтәчәк. Уеннар 9.00 сәгатьтә башлана.

Призлы урыннар алган командаларга, «Иң яхшы капкачы»га, «Иң яхшы уенчы»га, «Иң яхшы һөҗүмче»гә аерым бүләкләр каралган.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


хоккей

Нет комментариев