Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Юбилей елы булды

Таһир Кадыймовны искә алабыз, хатирәләрне яңартабыз

Чепья торак-коммуналь хуҗалыгын җитәкләгән Таһир Кадыймов шахмат уеннарын яратып күзәтә торган була, үзе дә ярышлар оештыра. Ни кызганыч, бик иртә якты дөнья белән хушлаша.

– Нәкъ минем туган көндә үлде ул, – ди якташы, бәйгене оештыручыларның берсе Илнур Мәрданов. – Авыр хәсрәт күңелдән китми, ел саен истәлегенә ярышлар уздырып, Таһир Кадыймовны искә алабыз, хатирәләрне яңартабыз. Чепья урта мәктәбендә быел, ноябрь аенда, унынчы мәртәбә узган юбилей ярышына да 27 уенчы килгән иде. Бу кадәр булыр дип көтмәгән идек, бик куандык. Әлеге ярыш белән шахмат сезонын да ачып җибәрдек.

Шахмат ярышында теләгән һәркем катнашкан, зурлар да, балалар да: ундүрт укучы бала, унөч зур кеше булган. Тәҗрибә туплау өчен балалар зурлар белән дә уйнаган. Ир балалар арасында беренче урынны – Әмир Абдрахманов, икенче урынны – Азат Хөрмәтуллин, өченчелекне Сәйдәш Камалов алган, кызлар арасында беренчелек – Әдилә Сәмигуллинада, икенче урында – Дилә Закирова, өченче урында Зифа Корбанова. Зурлар арасындагы уенда Ландыш Гарифуллина җиңгән, Салават Габдрахманов – икенче, Инсаф Сәмигуллин өченче урыннарда.

Таһир Кадыймов истәле-генә ярышлар 2012 елдан бирле үткәрелә. Хәзерлекле узуы белән аерылып тора. Ярышларның бүләкләү өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та катнашып, Чепья торак-коммуналь хуҗалыгының хәзерге җитәкчесе, мәрхүм Таһир Кадыймовның улы Марат Кадыймовка ярышларны оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәтүе өчен һәм бәйгенең югары дәрәҗәдә хәзерлекле узуын бәяләп Чепья урта мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиевка Рәхмәт хатлары тапшырган. Бәйге җиңүчеләре медальләргә, кыйммәтле бүләкләргә лаек булган. Барлык балалар да бүләкләнгән.

Сүз уңаеннан, бу атнаның шимбәсендә Карадуган авылында Хәррас Сәмигуллин истәлегенә янә шахмат ярышы уза. Бәйгене «Игенче» хуҗалыгы оештыра. Хәррас ага әлеге хуҗалыкта хезмәт куйган гади хезмәткәр, 80нче яшенә кадәр шахмат уйнаган. Аның истәлегенә ярышларны шулай ук шахматчы Камил Мөхәрләмов башлап йөри. Заманында бу ярыш «Игенче» хуҗалыгы призына уза. Турнирны иң беренчеләрдән булып абыйлы-энеле шахмат сөючеләр Наил һәм Камил Хөснетдиновлар башлап җибәрә, даими узуында мәшһүр шәхесебез Бакый Зыятдиновның да көче күп кергән, хәзер исә мәрхүм әтисенең изге эшен Булат Зыятдинов дәвам итә.

Нинди генә өлкәдә дә осталарның эзләре калу, исемнәре онытылмау күңелләргә рәхәтлек бирә. Безнең районның спорт дөньясында мондый күренеш-ләр бик күп – спорт осталары онытылмый. Рәхмәт искә алганнарга, күрә белгәннәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев