Алмагачны тәрбияләү
Алмаларын җыеп кына эш бетми: агачын бөтен шартына туры китереп карыйсы да бар. Көзен аны дөрес тәрбияләү әйбәт кенә кышлауга һәм киләсе елда мул уңыш бирүгә ярдәм итә.
* Иң элек агачны яхшылап сугару шарт. Бу тамырларының җәелебрәк үсүе һәм туклыклы матдәләр туплавы өчен кирәк. Кимендә бер метр тирәнлеккә үткәреп су сибү кыш көне аңа сусамаска ярдәм итә. Су күләме алмагачның яшенә бәйле: яшь агачка – 50 литр, картына исә 100-150 литр кирәк.
* Алмагач төбе калийлы ашлама һәм суперфосфат кертүгә мохтаҗ. Гадәттә, су сипкәндә ашлыйлар (10 литр суга 50 грамм калий һәм 100 грамм фосфат исәбеннән).
* Иске кайрыларын (эченә корткычлар яшеренеп калмасын өчен), кәүсә өслегеннән мүк-фәләнне җыеп алырга. Гөмбәчекләрдән котылу өчен бордос сыекчасын (3 процентлы) кулланырга була.
* Кәүсәсенең түбәнге өлешен агартырга. Монысы соңрак – ноябрь ахырында башкарыла (10 литр суга 2,5 килограмм известь, ярты килограмм бакыр купоросы, 200 грамм агач келәе салып).
* Мүлчәләргә. Яфраклары коелып беткәннән соң аларны җыеп алырга һәм алмагач төбен йомшартырга. Шуннан мүлчәләргә – төбенә компост, черемә яки торф сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев