Пластик утыргыч белән уйнаганда 1 яшьлек кыз баланың башы кысылып кала, кыз башын кире чыгара алмый изалана. Әти-әнисе баланы үзаллы әсирлектән коткарырга тырыша, әмма файдасыз.
Иглин районының Алаторка авылында пластик утыргыч белән уйнаганда 1 яшьлек кыз баланың башы кысылып кала, кыз башын кире чыгара алмый изалана. Әти-әнисе баланы үзаллы әсирлектән коткарырга тырыша, әмма файдасыз.
Арытаба сабыйның әти-әнисе республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәтенә илтәләр. Коткаручылар махсус кораллар белән пластик утыргычны кискәлиләр һәм кыз баланың башын азат итәләр. Балага медицина ярдәме таләп ителми.
Нарасыйларыбызны күздән яздырмыйк!
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте.
Нет комментариев