Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРның 100 еллыгы

Татарстанда республиканың беренче хөкүмәте оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәләр

ТатЦИКның беренче пленар утырышында АТССР Халык комиссарлары советы оештырылган һәм аның рәисе сайланган.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген АТССР Халык Комиссарлары Советы — республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел тулды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

1920 елның 27 маенда гамәлгә куелган «Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы турындагы» Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты декреты буенча дәүләт хакимияте аппараты җирле депутатлар советы, Үзәк башкарма комитет һәм АТССР Халык комиссарлары советы төзелгән.

1920 елның 26-27 сентябрендә АТССР советларының беренче корылтае узды. Анда АТССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) сайланды. ТатЦИКның беренче пленар утырышы 28 сентябрьдә булды. Утырышта катнашучылар ТатЦИК Президиумын сайлау мәсьәләсен карады, шулай ук очрашуда республиканың беренче хөкүмәте — АТССР Халык комиссарлары советы оештырылды, аның составына 15 кеше керде. Беренче рәис итеп Сәхипгәрәй Сәетгалиев сайланды.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТАССРның 100 еллыгы