Алтын гомер көзләрендә (+фоторепортаж)
Төрлесе

Алтын гомер көзләрендә (+фоторепортаж)

Куныр мәдәният йортында "Гомерләрнең алтын көзе" дип исемләнгән бик матур, истәлекле кичә булып узды.

Кичәгә Куныр, Шода авылы өлкәннәре чакырулы иде. Башта чәй табыны янында зур кунак булдык, аннары бик матур концерт карадык.

Рәхмәт безне шулай зурлаганнарына, кичәдән һәркайсыбыз шат күңел белән таралыштык. Аерым рәхмәтемне Куныр мәдәният йорты мөдире Разия Закировага һәм сәнгать җитәкчесе Рәйхан Гыйләҗевка әйтәсем килә. Куныр авылын гөрләтеп, бердәм итеп яшәтүендә аларның тырышлыгы бик зур. Киләсе елларда да без өлкәннәрне шундый матур кичәләр белән сөендерерләр, дип көтеп калам.

Тәнзилә Шакирҗанова,
Куныр авылы.
Автор фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев