Август аенда нинди һава торышы көтелә?
Төрлесе

Август аенда нинди һава торышы көтелә?

Августның беренче атналарында Татарстанда эссе һава торышы көтелә, әмма 5-7 августта эссене яшенле яңгырлар сүрелдерәчәк

Җәйнең соңгы аенда республикада нинди һава торышы көтелүе турында “Метео” үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде. "Августның икенче декадасында Татарстанда һава температурасы түбәнәю көтелә, көндез – якынча 20 градус" дигән синоптик.

Шуваловның сүзләренә караганда, соңгы җәйге айның өченче декадасында температура нормага якын булачак, дип яза Шәһри Казан.

Нигездә, явым-төшем беренче декада ахырында көтелә, шулай ук бераз гына августның икенче декадасына да керәчәк. Аннары явым-төшем күләме аз булачак. Синоптик ассызыклаганча, августта бик эсселек күзәтелми. "Һава температурас 25-30 градус тирәсендә торачак " дигән Шувалов.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев