Балтач өлкәннәре - тормыш маяклары (+фото)
Төрлесе

Балтач өлкәннәре - тормыш маяклары (+фото)

Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында Балтач паркында "Онытылмас ядкәрләр" дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.

"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында районыбызда өлкәннәргә багышланган бик күп чаралар үтә. Шуларның чираттагысы Балтач җирлегендә узды. Паркта узган "Онытылмас ядкәрләр" дип аталган китап күргәзмәсе өлкән яшьтәге райондашларыбыз күңеленә бик хуш килде. Алар үзара аралашып китаплар белән таныштылар.
Шулай ук өлкәннәргә "Тормышыбыз маяклары" дип исемләнгән котлау листовкалары тараттылар, дип хәбәр итәләр район үзәк китапханәсеннән.
Резеда Зарипова фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев