Балтачым-туган ягым
Төрлесе

Балтачым-туган ягым

Балтачым - туган ягым  Горур һәм шанлы төбәк. 

Балтачым - туган ягым 
Син бит ул - эшче төбәк. 
Син үстергән баһадирдай 
Илгә эшчеләр кирәк. 

Балтачым - туган ягым, 
Син бит ул - моңлы төбәк. 
Балтач җырларын тыңлап 
Ашкынып тибә йөрәк. 

Балтачым - туган ягым 
Син бит ул - данлы төбәк. 
Көрәшчеләр, язучылар... 
Синдәгедәй бик сирәк. 

Балтачым - туган ягым 
Горур һәм шанлы төбәк. 
Азатлык өчен көрәшкән 
Синдәйләр булсын күбрәк. 

Балтачым - туган ягым 
Бер гасырны ваклыйсың. 
Матур эшләрең белән 
Киләчәккә атлыйсың. 

Регина Галиәхмәтова
Таузар авылы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


шигырь

Нет комментариев