Балтырган үсемлегенә пешү куркыныч
Төрлесе

Балтырган үсемлегенә пешү куркыныч

Балтырганга пешеп, кеше үлү очраклары билгеле.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Җәйге чорда табигатькә һәм бакчага барганда бик куркыныч үсемлек - балтырган турында онытырга ярамый, ул Россия территориясе буйлап киң таралган. Балтырганга пешү бик куркыныч, бу - агулы үсемлек. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балтырган – калын сабаклы һәм ак чәчәкле зур чатырлар белән бик зур үсемлек (биеклеге 2,5-3 м).

Балтырганның үтә күренмәле согында фуранокумариннар группасыннан яктылыкка сизүчән матдәләр бар. Тирегә эләккәч, алар кояш нурлары тәэсирендә пешү китереп чыгара.

Өстәвенә, эш кызару белән генә чикләнми: бик җитди травмалар - әлеге үсемлекләрнең согы белән бәйле рәвештә III дәрәҗә тән пешүләре теркәлгән. Хәтта үлем очраклары да билгеле, бу күбесенчә тәне киң зарарланган кечкенә балаларда очраган, диелә бу хәбәрдә.

Фото: баш мөхәррир

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


балтырган

Нет комментариев