Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Бөркет күңеле тауда, солдат күңеле яуда

«Бездән башка бер кем дә» яки без ничек тельняшкалы һәм беретлы булдык?»

Узган гасырның 30нчы елында оештырылган һава-десант гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Бүген дә десантчылар батырлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, Ватаныбыз куйган бурычны намус белән үтиләр.

 Без, бүгенге һава-десант гаскәрләре ветераннары, илебез халкы, үзебезнең гаскәрләрнең 95 еллык эшчәнлеге чорында Бөек Ватан сугышында безгә тыныч тормыш яулауда илебез һәм бөтен дөнья халыклары алдында хөрмәт һәм дан казануын беләбез. Бу батырлар арасында дәһшәтле сугыш юлларын нәкъ менә безнең шушы данлы гаскәрләребез сафында кан койган райондашларыбызның да булуы белән без чын-чыннан горурлана алабыз.

Нөнәгәрдән Фәрзи Гыймадиев, Алан авылыннан Әгъләм Камалов һәм Фәйзулла Фәйзрахманов, Салавыч Сәдегәненнән Фәрт Әхәтов һәм Шубан авылыннан Габделхәй Шаһиевлар дәһшәтле сугыш юлларын нәкъ менә безнең шушы данлы гаскәрләребез сафында кан коялар. Батырлыклары өчен югары дәрәҗәдәге хокүмәт бүләкләренә лаек булалар. Ә менә 21 яшьлек Габделхәй Шаһиев батырларча һәлак була.

Безнең чор десантчылары да Әфганстан, Кавказдагы һәм башка «кайнар нокта»ларда катнашып, зур батырлыклар кылдылар, каннарын койдылар, яу кырында башларын салдылар. Аларның сугышчан казанышлары районыбызның үсеп килүче буыны өчен лаеклы партиотизм һәм армия даны үрнәге булып тора.

Мин үзем һава-десант гаскәрләренең Фирганә дивизиясендә хезмәт иттем.

Берничә тапкыр техникаларыбыз белән төялеп, тимер юл буенча, аннан соң автомобильләрдәТөркмәнстанга Кара ком чүленә, Тян-Шань тавы итәкләренә хәрби өйрәнүләргә йөрергә туры килде. Кайбер урыннарда юлыбыз чик сагы заставаларына орынып уза. Хәрбиләр күренә. «Әнә,чик сакчылары»,- диләр егетләр. Сызгырып, кул болгап сәләмләп үтәбез. Шунысы хак - чикнең аргы ягында Әфганстан…

Кем уйлаган,6-7ел үткәч шушы дус илдә мәшхәр кубар дип. Хәрби түрәләр «Интернациональ бурычны үтәү» дигән исем астында Әфганстанга беренчеләрдән булып, нәкъ менә безнекеләрне, мин хезмәт иткән Фирганә десантчыларын кертәләр. Гаскәрдәшләребез Фәрит Шәрифуллин, Ильгиз Николаев, Әхәт Сәлихов, Тәуфыйк Ганиев,Фәрит Әхкәмов, Фидаил Садыйков, Рафис Дәминов, Газинур Зиннәтуллин, Валерий Чуртанов, Фаил Шәфигуллин һәм башкалар, районыбызны күрке булып, туган ягыбызны матур эшләре белән сөендереп яшиләр…

Әфган сугышы тынып, озак үтмәде Кавказда чуалышлар китте. Безнең арада да бу кайнар нокталарда «кайнау»чылар булды. Салавыч егете Рәшит Бариев 1994елда ВДВга алынып Новороссийкида учебка үтеп, сапер белгечлеге үзләштерде… Десантчы сапер егетне ут эченә Абхазиягә озаталар. миналар зарарсызландырганда бик нык яраланып, озак вакытлар Мәскәүдә Бурденко исемендәге госпитальдә дәваланып кайтты. Әмма, кызганыч, сихәтләнеп җитә алмыйча 2000 елның көзендә 24 яшендә гомере өзелде Рәшитнең.
 Россия Президенды Владимир Владимирович Путин да безнең гаскәрләргә олы хөрмәт һәм ышаныч белән карый: "Десантчыларның хәзерге буыны алдагы буынның патриотик һәм хәрби традицияләрен хөрмәт итә, Һава- десант гаскәләренең "бездән башка беркем түгел" дигән легендар девизының гаделлеген исбатлый. Һава десанты гаскәрләре сафларында хезмәт итүчеләр җитди сынауларга һәрвакыт әзер кыю һәм көчле кешеләр булдылар", - Аның бу сүзләре һәрбер котлавында искә алына.

 Украинада илебез азатлыгы өчен барган махсус хәрби операциянең башыннан бүгенгәчә райондашларыбыз, шул исәптән десантчылар да кан коя, хәттә үз гомерләре бәрәбәренә Ватан алдында изге бурычларын үти

Бөркет күңеле тауда, солдат күңеле яуда

 Хәрби операция иглан ителеп, бер ай да үтмәде районыбызга кайгылы хәбәр килде. 2002 елның 22 октябрендә Балтач бистәсендә туган «Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахманов һәлак булган!

Рөстәм 2020 елның 25 ноябрендә хәрби хезмәткә алынып, Омск шәһәренә ВДВ сафларына алнып, учебка үтә, Псков дивизиясенә җибәрелә. Төп хезмәт срогы тулгач, 2021 елның декабренда алга таба разведчик-пулеметчик булып хезмәт итәргә контракт төзи…

«Әле хәрби операция игълан ителгәнче үк, 2022 елның 22 февралендә Рөстәмне хезмәттәшләрен парашютлар белән самолеттан Украина терреториясенә ташлыйлар»… Рөстәм гел «передовой»да, ут эчендә була. Елдан артык дәвердә бу регионда барлык сугыш нокталарында кан коя, әйе, ике тапкыр яралана.Госпитальгә салалар… Бер кадәр савыгып, аягына басуга май ахырында тагын алга, сугышка керә. Бер айдан тагын бик яралана,контузия ала. Бик озак Майкоп госпиталендә дәвалангач, ял бирәләр. Балтачта озак тормый, соңгы тапкыр якыннарын, туганнарын, дусларын күреп, Рөстәм тагын сугышчан дуслары янына, дәһшәтле ут эченә юл ала. 2023 елның 20 мартында Санкт-Петербург шәһәре госпиталендә мәңгегә күзләрен йома Әнә шулай 19 яшьлек егеткә үлем киртәләре аша авыр сынаулар үтәргә туры килә. Үзенең гомере бәрәбәренә Ватан алдындагы бурычын үти.

 Яп-яшь егетне югалтуыбыз бик кызганыч, әлбәттә.Шул ук вакытта горурлык та, ә минем өчен икеләтә. Рөстәм дә, аның вафатыннан соң ук үзе дә утка кергән әтисе Эдуард Фәрит улы да бабайлары ягыннан Салавыч тумалары бит. Бу хакта элек тә, Рөстәмне озатканда да сөйләшкән булды. Эдуард белән. 1917елда Салавыч авылында туган Фәйзрахманов Газимҗан Фәйзрахман улы 1938 елда Кызыл Армиягә алына, акфиннәргә каршы сугыша, яралана. 1941елның июленнән кабат сугышка китә. Төрле фронтларда, башта отделение командиры, старшина дәрәҗәсендә кан коеп, аннан хәрби-сәяси училище тәмамлап, батальон командирының сәяси эшләр буенча урынбасары булып, Җиңүне Берлинда каршылый. Батырлыклары өчен югары дәрәҗәдәге өч орден һәм өч медальгә лаек була.

Батырлык эстафетасы дәвам итә…

 Мин ВДВда хезмәт итеп кайтканда үзләре 45-50яшь тирәсе тибрәнгән райондашларыбыз, әле ул чакта мин әле үзләренең десантчы булуларын белмәгән Фәрзи Гыймадиев, Әгъләм Камалов, Фәйзулла Фәйзрахманов, Габделхәй Шаһиев һәм Фәрт Әхәтовлар белән аралашырга, хәтта кайберләре белән бергә эшләргә дә туры килгэн иде. Ә тәүге очрашуларыбыз башланып киткән җитмешенче еллар ахырында иң өлкән дигән ветераннарга да утыз яшьләр тирәсе генә иде.

Инде менә бүген быел гына ВДВ сафларыннан кайткан 21 яшьлек егетләр- Соснадан Ислам Шәрәфиев һәм Азат Кәримов,Чапшардан Илзир Ризванов, РаянХәбибуллин (Балтач), Бөрбаштан Асаф Вәлиевләргә бәйрәмгә килгәч сигезенче дистәләре урталарында «йөзгән» Рифат Абдуллин, Нәбиулла Хөрмәтуллин, Мансур Хөснетдинов, Рамазан Фәрзиев, Фәрит Җәләлов, Илдус Шакиров, Рафаис Зәкиев, Валентин Терентьев, соңгы ике елда җитмешләрен тутырган Әлфәт Гагизов, Вагыйз Шиһабетдинов, Рафаэль Галиуллин, Фаил Габдрахманов, Рашат Фатыйхов, Сәгдиев Нурулла бабайлары янәшәсенә басарга туры килер.

«Бабайлар» димәктән бер дәвер һич тә яшьне сорамый яшьти, минем белән 55ел элек минем белән бергә самолеттан сикергән Мәлик Мөҗипов һәм Таһир Гаязов, Рәшит Бариев, ике Илдус Төхфәтуллин һәм Ивановлар, ике Шамил- Әминов һәм Камаловлар, Рафис Гомәров, Габделхәй Абдуллин, Котдүс һәм Рәшит Зыятдиновлар, Гарифҗан Сабиров, Әхәт Салихов, Ильгиз Николаев, Павел Иванов, Тәуфыйк Ганиев, Илһам Гарифуллин һ.б. бик яшьли җир куенына кергәннәр иде. Берничә ел элек кенә 70 яшен тутырырга бер ел кала минем белән 1970 елның язында очкычтан тәүге сикерешләрне ясап, ике ел бергә ефәк гөмбәз астында тибрәнгән Таһир Гаязов күзләрен йомган иде, әле Сабан туе алдыннан гына узган ел 70 яшен тутырган, гаҗәип булган, ипле, уртак эшләребездә бик актив Михаил Чупановны соңгы юлга озаттык… Урыннары җәннәттә булсын.

Киткәннәрне уйлап, әлбәттә җан әрни Инде беркадәр язарга күңелле булган, хәрби хәрәкәтләрдән гаиләләренә кайткан десантчыларны әйтеп үтим: Балтач егете Закиров Айнур Рамил улы, Салавычтан Рафил Зиатдинов, Аланнан Нурисламов Илназ, Доргадан Сергей Тургенев, Валерий Антонов (Субаш)һ.б. Аларга инде кабат авырлыклар күрмичә,куйган батырлыкларыгызның әҗерен күреп яшәргә язсын, дип калам.

Алар Ватан сагында: Үзе дә безнең абруйлы ВДВ ветераны Фагыйл Гайнетдинов улы Искәндәр Гайнетдинов, инде 8 елдан артык кайнар нокталарда, Рөстәм мәрхүмнең әтисе Эдуард Фәйзрахманов, Балтачлар- Руслан Осипов,АлмазСәләхов-Балтач, АлмазФәйзуллин-Пукшинердан, АйнурЗакиров-Карадуган, Исән-имин йөреп, Җиңү яулап кайтыгыз, егетләр, яннарыгызда сакчы фәрештәләр йөрсен, Аллаһ сакласын үзегезне!
 Шушы бәйрәм алды көнендә районыбызның ВДВ ветераннары советы һәм үз исемемнән үзенең хәрби хезмәтен Илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Тазалык, бәхет, шатлыкларга күмелеп, гаиләләрендә тынычлык булып, аяз күк астында озын гомер кичерергә язсын! Һәм барыгызны да гаиләләрегез, оныкларыгыз белән 2 август көнне Казан юлы янәшәсендәге Ватан сакчылары паркында 13сәгатьтә бәйрәмебезгә көтеп калабыз. Бәйрәмнәребезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын!

«Бездән башка бер кем дә» яки без ничек тельняшкалы һәм беретлы булдык?»

ВДВ командующиебыз булачак Василий Маргелов Фин сугышында разведкага билгеләнгән Балтыйк флоты чаңгычылар батальоны белән җитәкчелек итә. Дисциплинар батальоннар формалаштыра башлагач, аларга «баш» итеп, тәҗрибәле, әзерлекле командирларны куялар. Майор В.Маргелов 1941елның октябрендә 15нче аерым дисцбат белэн җитәкчелек итә. Батальон Ленинградны обороналауга керешә. Әйе, сугышчылар оборона корылмалары төзи, окоплар казый. Алгы сызыкка, передовойга Ленинград фронты кмандующие Маршал Георгий Жуков килә. Биредәге эшләр анын күңеленә нык хуш килә һәм В.Маргеловка дәшә: «Майор,сез моннан чигенмәскә тиеш. Немецлар Ленинградка якынлашмаска тиеш. Сездән башка бер кемдә моны эшли алмый»-,ди. В.Маргелов аны кабатлый: «Әйе,бездән башка бер кем дә!». Безнең булачак девиз әнә шулай иртә, сугыш башында, фронт сызыгында ук туган икән.

Биографиясеннән беләбез, яраткан полководецыбыз сугыштан соң Псков дивезиясен җитәкли,1954 елдан башлап, чирек гасырдан артык безнең яраткан гаскәр башыбыз. Житәкчелек дәверендә бурычларны хәл иткәндә ул гел: «Бездән башка бер кем дә бу эшләрне тормышка ашыра алмый»,- дип әйтә торган булган. Әлеге язмам исемендәге «тельняшка» ул җитәкләгән Балтыйк флоты чангычылары батальонында күнеленә кереп калган хыялын тормышка ашыруы: «В ноябре 1941 года майор Маргелов был назначен командиром 1-го Особого лыжного полка моряков Балтийского флота. Моряки — это особая каста, и на «сухопутных» офицеров они порой смотрят косо. Но к Маргелову подчиненные прониклись уважением, именуя его морским эквивалентом звания — «товарищ капитан 3-го ранга». По легенде, именно тогда будущий командующий ВДВ прикипел душой к тельняшкам, впоследствии введённым и в обмундирование десантников». Анысы, тельняшканы гамәлгә кертү 1968елда, ВДВ ларны Чехославакиядәге чуалышларны һәл итәргә керткәндә хәл ителә. Беренче тельняшка(1968), беретларны (1969елда) кию, күптән түгел 75 яшьлеген билгеләп үткән Рифат Абдуллин һәм аның яшьтәшләренә тәтеде

Гаскәрдәшләремә, ВДВга- 95 яшь
Ә минем өчен икеләтә- быел минем ВДВга «аяк басуыма», төгәлерәге беренче очыш-сикерешләр ясавыма да 55 ел булды. 

1970нче елның март айларында берничә трактор белән күрше Сосна авылына саламга җибәрделәр. Йөк төяүчеләр - әтием яшендәге абзыйлар. Син яшь кеше дип, мине өскә - трактор чанасына менгерделәр. Салам зур эскерт күләменә күтәрелгәч, йөкне беркетергә озын колга - бастырык бирделәр. Мин аның бер башын алга, тиешле бауга эләктереп, артка күчтем. Астан миңа атылган арканны үзем өстенә атланган бастырыкка эләктергәч, олылар астан арканны тарта, йөкне баса башладылар: «Һоо-оп!»…Нәрсәдер шарт итте, мин башым белән аска очтым. «Очнулся-гипс» дигәндәй, мин карлы боз өстендә - аякта калдым. Янәшәдә - сынган бастырык башы.

«Мәчедер син, егет, армиядә десантчы булырсың», диде арада яшьрәге Заһир абый... Баксаң, мәчене нинди генә халәттә аска ташласаң да, аягына төшә икән. Ул сүз Фәрештәнең «Амин» дигән чагына туры килдеме, дөрестән дә, 1-2 айдан шул елны Сабан туе алдыннан үзәк аэроклубта һава-десант хәзерлеге узып, 3 мәртәбә самолеттан сикереп кайттым… Армиягә әлегә җибәрмәселәрен белгәч, үзем сорап, колхозга сыер көтүенә кердем. Ни хикмәт, алдарак телгә алган Заһир абый да (Шәрәфиев, күптән мәрхүм инде) янәшәдә таналар көтте. Сөйләшә киткәч, аның да яшьлегендә десантта хезмәт итүе ачыкланды. Аларны исә һава шары-аэростатлардан «ташлый» торган булганнар.

Без, сугыштан соң үскән буын, үзебезнең балачак, мәктәп елларыннан шәхсән үземнең армиядә булып кайткан хәрбиләргә кызыксынып карасак та, десантчылар хакында күрү димим, ишеткәнем дә юк иде. Нәкъ 45 ел элек, яшьтәшләремне армиягә озата башлаган 1970нче елның язында районыбыздан 7 егет Үзәк аэроклубта укуларда булып, десантка яраклы дип саналган бишебез өчәр тапкыр самолеттан сикереп кайттык. Хәрби хезмәтне элекке Союзның төрлебез төрле почмакларында үттек. Ул дусларым да арабызда юк инде… Армия хезмәте «шома» гына узмады. Сикерешләр барышында фаҗигәгә таручылар да булды.

Литвада учебка узганда Түбән Кама районы Макаровка авылыннан Николай Уткин әнә шулай һәлак булды. Иңгә-иң торып хезмәт иткән, үзем белән бер үк корабтан ук сикергәндә килеп чыккан фаҗигә,мәрхүмнең Татарстаннан соңгы юлга озатырга килгән әти-әнисенең ярсып елаулары, кайгы митингысы, хәрби шәһәрчектән табутны күтәреп чыгуыбыз, юл читендә басып торучы хәрбиләрнең хатыннарының, балаларының карашлары (аларның кадерлеләрен дә шушы язмыш көтмиме?). Литва җирендә табутын салкын гүргә иңдерүем яшьлек елларымның иң аяныч, иң тетрәндергеч хәтирәсе булып саклана… Хәер, үземә дә Фирганә дивизиясендә хезмәт иткәндә төнге сикерештә ташлы кырга төшеп, аякны сындырып, хәйран вакыт гипста йөрергә туры килде…

Рамазан Фәрзиев,

ВДВ ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тирэн эчтэлекле мэкалэ булган,МОЛОДЕЦ!!!