Бөрбаш өлкәннәре җанлы концерт аша үткәннәргә кайтты (+фоторепортаж)
Төрлесе

Бөрбаш өлкәннәре җанлы концерт аша үткәннәргә кайтты (+фоторепортаж)

3 октябрь көнне Бөрбаш балалар бакчасы әлеге бакчада күп еллар хезмәт куйган өлкәннәрен кунакка дәште.

Балалар өлкәннәргә карата булган хөрмәтләрен матур җыр, биюләр аша тапшырдылар. Бакча хезмәткәрләре әзерләгән табын артында өлкәннәр үзләре эшләгән чорларын искә алды.
Кичә бакча хезмәткәрләренең матур чыгышы белән төгәлләнде. Истәлекләрне барларлык шундый матур чара оештырганнары өчен, һәрчак якты йөз һәм тәмле телләрен жәлләмәгән бакча коллективына барлык катнашучылар да олуг рәхмәтләрен ирештерделәр.
Автор фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев