ФАГЫЙЛӘ ГАЛИМУЛЛА кызы НӘКЫЙПОВАның 23 октябрь көнне күркәм бәйрәме – 50 яшьлек юбилее
Төрлесе

ФАГЫЙЛӘ ГАЛИМУЛЛА кызы НӘКЫЙПОВАның 23 октябрь көнне күркәм бәйрәме – 50 яшьлек юбилее

Яңгул авылында яшәүче ФАГЫЙЛӘ ГАЛИМУЛЛА кызы НӘКЫЙПОВАның 23 октябрь көнне күркәм бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

Яраткан сеңлебез! Сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.

Кешелекле, олы җанлы, туганчыл, сабыр һәм ягымлы булганың өчен сине ихтирам итәбез. Бүген дә син үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, син абруйлы  киңәшчебез. Киләчәктә дә гел шулай көчле рухлы, изге күңелле булып кал. Йөрәктәге иң җылы хисләр аша сиңа игелекле озын гомер, шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез, тормыш иптәшең Раян белән тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның җылысын тоеп яшәргә язсын.

Ташламасын сине беркайчан да

Бәхет белән тулы елмаю.

Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,

Ә йөзеңдә булсын куану.

Барлык туганнар исеменнән апаң Фәния.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


котлау тексты

Нет комментариев