Гүзәллекнең дә бар чикләре...
Төрлесе

Гүзәллекнең дә бар чикләре...

Америка галимнәре хатын-кызның йөзе бар яклап та камил булсын өчен гүзәл зат нинди үзенчәлекләргә ия булырга тиешлеген ачыклаган.

Алар фикеренчә, иң матур йөз формасы – йөрәк рәвешендә.

Тикшеренү вакытында галимнәр иң матур дип саналган 55 билгеле хатын-кызның йөз үзенчәлекләренә игътибар иткән.

Нәтиҗәдә, хатын-кызның йөзе бар яклап та камил булсын өчен ике күз арасы 59,2 миллиметр, күзләрдән бит алмасына кадәр 13,1 миллиметр ара булырга тиеш.

Ә борын “зурлыгы” 43,6 миллиметрдан артмаска тиеш дигән фикергә килгән алар.

Интернет битләреннән

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


төрлесе

Нет комментариев