Ярак-Чурмада май чабу бәйрәме узган (фото)
Төрлесе

Ярак-Чурмада май чабу бәйрәме узган (фото)

Узган ялларда республикабызның төрле төбәкләрендә, шул исәптән районыбызда да Май чабу – Масленница бәйрәме билгеләп үтелде.

Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә.

Әлеге бәйрәм уңаеннан, Ярак-Чурма авылында бик күңелле чара үткәрелгән.

Төрледән-төрле кызыклы уеннар оештырылып, чын бәйрәм рухы тудырылган. Кайнар коймаклар белән тәмләп чәй дә эчкәннәр. Соңыннан май чабу бәйрәме карачкысын яндырып, бәйрәмне матур итеп тәмамлаганнар.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


май чабу

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Молодцы!!!