Бистәбез яӊара, матурая, тәртипкә керә, дибез. Бу дөрестән дә шулай. Кайткан кунакларыбыз Балтачныӊ яктылыгына, уӊайлылыгына сокланалар. Әмма...
Әмма, үзебез көндәлек үтеп йөргәнлектән, игътибардан ятим булган урыннар бар әле. Шундыйларныӊ берсе бистәнеӊ зират башында урнашкан «Бәхет» сәүдә ноктасы янында урнаштырылган «Игъланнар тактасы». Бу игъланнар янына , беренчедән барып булмый, чөнки икенче аяк киеме – бутый кирәк, икенчедән аныӊ төс-бите караӊгы, ерак авылларда урнашкан такта кебек күзгә ташлана. Бистә башкарма комитетына моӊа игътибар итәргә вакыт.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев