Җиләк-җимешне кич ашамагыз!
Төрлесе

Җиләк-җимешне кич ашамагыз!

Җиләк-җимешнең организмга файдалы икәнен беләбез, әмма белгечләр аларны куллану тәүлекнең кайсыбер вакытында зыян китерергә мөмкин, дип кисәтә.

Җиләк-җимеш составында зур күләмдә фруктоза бар, ул, үз чиратында, углеводларның берсе булып тора. Әгәр кичен җиләк-җимеш ашасагыз, йокы бозылырга мөмкин - организм күтәренкелек заряды ала һәм тынычлана алмый.

Кичен йогурт, сөт куллану яхшы. Алар яхшы эшкәртелә. Әгәр дә җиләк-җимештән баш тарту теләге булмаса, зур булмаган банан кисәге ашарга мөмкин.

Фото: ufatime.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-01-20/il-k-imeshne-kich-ashamagyz-2661910

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Сәлам мин киресенчә, сөт ризыгы ашасам кичкә йоклый алмыйм. Эчнең рәте китә.