Кесәң такыраймасын, башың авыртмасын, дисәң...
Төрлесе

Кесәң такыраймасын, башың авыртмасын, дисәң...

1 гыйнвардан алкогольгә бәяләр арта.

1 гыйнвардан аракыга, бренди, коньяк һәм шампан шәрабына хаклар күтәрелә.

Аракының 0,5 литрының моңа кадәр минималь бәясе 230 сум булса, ул 243 суга җитәчәк, ягъни 5,7 процентка артачак.

Брендиның ярты литры 315 сумнан 324 сумга менә, коньякның 0,5 литры исә - 433 сумнан 446 сумга, ә шампан шәрабыныкы (0,75 литр) 164 сумнан 169 сумга күтәрелә, дип яза Кызыл таң.

Исерткеч эчемлекләргә бәя арта дип күңелсезләнеп утырмыйк, дуслар! Иң отышлысы - сәламәт яшәү рәвешен сайлау һәм табыннарыбызда "яшел елан"га бөтенләй урын бирмәү! Яшәсен аек тормыш!


Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


алкоголь бәяләр арта

Нет комментариев